Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ришат Фазлыйәхмәтов: Без аерылыштык

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира белән үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы барлык имеш-мимешләргә, «пиар өчен кыланышалар» дигән сүзләргә зур нокта куйды.

Ришат белән Эльмира аерылышкан.

Ул виртуаль дуслары өчен болай дип пост язган:

 

«Журналистлар да күп сорап тора, сез дә язасыз. Без аерылыштык. «Ришат – син гаепле», «Эльмира дөрес эшләмәгән» ише фикерләр дә күп килә. Дөреслекне без икәү генә беләбез, халык алдында ачып саласыбыз да килми. Бу – ике олы кешенең уйлап эшләнгән гамәле. Гаеплене эзләү дә дөрес булмас, чөнки без үз тормышыбызны яшибез. Шаблоннарга туры китереп яшәргә тырышмыйбыз. Ничек бар – шулай!

Хәзер миңа бу тема турында сөйләү авыр бирелә, аңларсыз дип уйлыйм. Дөресен, бәлки, вакыт узгач сөйләрбез. Анда да сүз өчен түгел, ә киңәш итеп. Тагын бер кат кабатлыйм – мин бу темага сөйләшергә теләмим», – дип кырт кискән артист.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев