Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ренат Мистахов районыбыз авыл мәктәпләренә шахмат комплектлары бүләк итте

Яшел Үзән балалар иҗат үзәгендә ТР Дәүләт Советы депутаты район мәктәпләре директорлары белән очрашты.

Халык тарафыннан сайланучы “Бердәм Россия” партиясе проектын республиканың мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру проектын хуплады.
- Без яшь буынның шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен шәһәрдә генә түгел, авылларда да барлык шартлар тудырырга тиеш. Без бергәләп балалар һәм яшүсмерләрнең дәрестән тыш мәшгульлеген тәэмин итәчәкбез, - дип билгеләп үтте Ренат Мистахов.

Шахмат комплектлары 13 мәктәп директорларына тапшырылды һәм инде яңа уку елында ук укучылар спортның интеллектуаль төрен үзләштерә алачак.

Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева депутатка шундый бүләк һәм авыл укучыларының ялына булган игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев