Редактор сүзе
Мондый юлларны язганда һәрвакыт дулкынланам. Гаҗәп, әйеме? Язылган мәкаләләр, текстлар бихисап, ә курку барыбер бар. Димәк, янып бетмәгәнмен әле. Димәк, мөһим язма.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
САУМЫ, КАДЕРЛЕ УКУЧЫМ!
Кабат безнең белән булуыңа рәхмәт. Газета белән булганың өчен. Өеңә даими «Яшел Үзән» килүе, кухня өстәле артында ачылуы, кулыңа карандаш тотып, чәйләр эчә-эчә, уйланып, ашыкмыйча укылуы өчен.
Быел тиражны саклау җиңел булмады. Газетабызга икенче язылу чоры, күңелем сизә, тагын да катлаулырак булыр, мөгаен. Ләкин мин сиңа ышанам, укучым! Чөнки кешеләргә ышанам. Һәм, чөнки безнең редакция көн саен, сиңа кызык, аңлаешлы, файдалы һәм чын-чынлап якын булсын өчен, бар күңелен биреп эшли.
БЕЗ ҮЗГӘРӘЧӘКБЕЗ
Верстка матуррак булачак. Яңа рубрикалар барлыкка киләчәк. Сезнең хакта: районыбыз кешеләре, тормышыгыз, батырлыгыгыз, кайгыртучанлыгыгыз һәм шатлыкларыгыз турында язмалар күбрәк булыр. Безгә юллаган хатларыгызда һәм шалтыратып уртаклашкан яшерен күңел хисләре, хатирәләр турында да сөйләшербез. Гаеп итү түгел, ә тәҗрибә өчен. Янәшәдәге башкалар абынмасын, шундый ук хаталардан саклансын өчен. Яңалыклар, файдалы киңәшләр, рецептлар, яшелчә бакчасы, тормыш – боларның барысын да без бөртекләп, кадерләп җыябыз. Үзебезнекеләрдән. Өлкәннәрдән. Районыбызның зирәк кешеләреннән.
МИН РӘХМӘТЛЕ!
Аерым рәхмәт – командама. Искиткеч креатив. Ышанычлы. Ихлас. Гамәлгә куючыларга һәм иганәчеләргә – үзегезгә җиңел булмаганда да куйган иңнәрегез өчен рәхмәт. Район башлыгы Михаил Афанасьевка, депутатларга, предприятие җитәкчеләренә аерым рәхмәт. Сез – район газетасының терәге. Аллаһ Тәгалә сезгә барысын да йөзе белән кайтарсын. Һәм, әлбәттә, сезгә – безнең язылучыларга рәхмәт. Укучыларга, караучыларга, фикер алышучыларга, башкаларга киңәш итүчеләргә. Мин күптәннән инде бер нәрсәгә инандым: «Яшел Үзән»не яратучылар, һәрвакыт диярлек, яхшы кешеләр. Җылы. Ярдәмчел. Эчкерсез. Мин төрлесен күрдем. Һәм төгәл беләм – безнең укучылар иң яхшылары.
БЕЗГӘ СЕЗНЕҢ ЯРДӘМЕГЕЗ ҺӘМ ЫШАНЫЧЫГЫЗ БИК КИРӘК
Ул бик гади – киләсе яртыеллыкка язылу. Газетаның алга таба да яшәячәген сез хәл итәсез. Әгәр без кирәк икән – янәшә булачакбыз. Эсседә дә, салкында да. Шатлыкта да, бәхетсезлектә дә.
Һәрвакыт сезнең, Илсөя Садыйкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев