Район башлыгы урынбасары сайланды
14 сентябрьдә депутатларның чираттан тыш кырык беренче сессиясендә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының урынбасары сайланды.
Докладны Александр Тыгин ясады. Район башлыгы депутатлардан Эльза Кадникова кандидатурасын яклап чыгуын үтенде. Депутатлар бертавыштан «әйе» дип тавыш бирде.
Эльза Ренатовна Кадникова 1997 елда А.Н.Туполев исемендәге дәүләт техник университетын тәмамлый, 2011 елда Казан дәүләт технология унверситетында «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге ала.
Җирле үзидарә органнарындагы хезмәт эшчәнлеген 1998 елда Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы администрациясендә оештыру бүлегендә белгеч булып башлый. 2013 елдан 2018 елга кадәр Яшел Үзән муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бу адамнан эш чыкса, коза сыйырга айлана, кайян ызлап табтыгыз, а
0
0