22 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Юынчыда «Әниләр» чишмәсе ачылды
Кайвакытта миндә шундый тәэсир кала: битараф булмаган кешеләр турында күбрәк язган саен, алар арта гына бара түгелме соң? Тагын бер матур мисал – ул Юынчы авылыннан Хәлимовлар гаиләсе.
-
Күңелемдәгесен әйтәм
Тагын сөт акчасы турында шалтыратуыбыз. Без сөтне Ульян эшмәкәренә тапшырабыз, бәясе көлке – 10 сумнан. Күрше Карашәмдә 11 сумнан җыялар икән дип ишеттек. Ә без кемнән ким? Ни өчен берүк кеше төрле бәядән ала? Аптыраган инде менә.
-
Президентыбыз: Безнең максат - хезмәт кешесенең абруен күтәрү!
Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уздыру – Татарстанда эшче белгечлекләр әзерләү инфраструктурасын булдыру мөмкинлеге.
-
Шорин марафоны спорт сөючеләрне җыйды
«Маяк» спорт базасында Бөек Ватан сугышында катнашкан, марафончы якташыбыз Михаил Шорин истәлегенә багышланган традицион марафон узды. Анда 5358 кеше катнашты. Яшел Үзән укучылары 300, 500, 1000 метр дистанциядә үзләрен сынаса, әзерлекле спортчылар 5, 10, 20 һәм 42,195 чакрымга йөгерде.
-
Район башлыгы урынбасары сайланды
14 сентябрьдә депутатларның чираттан тыш кырык беренче сессиясендә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының урынбасары сайланды.
-
Урман түзә, сез дә түзегез
Мәкаләне яза башлагач, кечкенә чакта укыган шигырьдәге әлеге юллар искә төште (авторы истә калмаган, гафу). Эчтәлеге түбәндәгечә: кешеләрнең урманда ни теләсә шуны кылануларыннан, агачларны кисү-сындыруларыннан, артларыннан «дуңгыз оясы» калдыруларыннан гаҗиз булган, туйган аю шәһәргә килеп үзен нәкъ шул тәрбиясезләр кебек тота. Ә кешеләрнең моңа исе китә, нигә болай тәртипсезләнәсең, диләр. «Урман түзә, сез дә түзегез!» – дип җавап бирә аю.
-
Сездән – хезмәт, район башлыгыннан – бүләк
Район башлыгы призына «Яшел Үзән» газетасы «Иң яхшы ишегалды» бәйгесен 2015 елдан бирле оештыра. Һәм катнашучылар саны елдан-ел арта. Быелгы бәйгегә гариза бирүчеләр дә шактый иде. Бары тик конкурс шартларына туры килмәүчеләр генә төшеп калды.
-
Хокук сакчылары студентлар белән аралаша
«Россия балалары – 2018» ведомстводантыш комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында, районыбызның балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе, «Форпост» һәм эчке эшләр бүлегенең иҗтимагый советы хезмәткәрләре, Яшел Үзән механика көллиятенең беренче курс студентларының ачык утырышында катнашты.
-
Кунак әби йортына кайткан кебек булдым
Беркөнне әни йокыдан махсус иртәрәк торган. Көтү куган вакыттан да алдарак уянуының сәбәбе бар. Җәй көне авылда кунаклар күп, бала-чага тавышы көне буе тынмый, шуңа күрә иртәнге тынлыкта торып, бертуган сеңлесе Фәния Әхмәтҗанованың яңа чыккан китабын укырга утырган ул. Ят тавышка сискәнеп уянып китсәм, әнием «Ватаным» китабын кочаклап елап утыра иде. «Ватан ул нәселең нык булуга инанудан башлана икән», – диде әнием күз яшьләре аша. Бу китапның миңа, гаиләмә, туганнарыма, гомумән, әлеге басмада телгә алынган һәркемгә ни дәрәҗәдә әһәмиятле һәм кирәкле икәнен әнә шул мизгелдә аңладым кебек.