Раяз Фасыйхов: «Мин китаплар язарлык юл үткән кеше түгел»
Зәвыклы, романтик һәм үтә дә моңлы тавыш иясе. Күптән түгел генә «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булган Раяз ФАСЫЙХОВ белән әңгәмә.
– Сезгә Яңа ел алдыннан гына «Татарстанның халык артисты» исеме бирелгәнен белдек. Ияләшеп буламы?
– Җаваплылык өстәлгәне сизелә. Кечкенә вакытта артист булам дип хыялланганда, мондый ук дәрәҗәләргә ирешермен дип уйламый идем. Яңа ел алдыннан Кыш бабайдан зур бүләк булды бу. Рәисебез Рөстәм Миңнехановка, Мәдәният министрлыгына моның өчен зур рәхмәтләремне белдерәм.
– Концерт оештырып йөрисез икән. Озакка сузылган тәнәфестән соң тамашачыга нәрсә тәкъдим итәчәксез?
– Җырларны иҗат иткәндә, мин беркайчан да, хәзер монысы «модно», бу хит булачак, димим. Концертта яңа җырларым белән беррәттән халык яратып өлгергәннәре дә, дуэтлар да яңгыраячак. Сюрпризлар да бар, тик аларын ачып бетермим. Коронавирус белән авыруым эзсез үтмәде. Хәзер менә сәламәтлекне кайгыртып йөреш. Көч тупланып бетте диярлек.
– Зурлап гастрольләр оештырмауның сәбәпләре дә шулмы?
– Әйе, моның сәбәбе сәламәтлеккә кагылышлы проблемаларга барып тоташа. Шоу-бизнесның кайбер кагыйдәләрен кабул итеп бетермәвемә дә бәйле. Чөнки күп очракта үзеңнең принципларыңа хыянәт итәргә туры килә. Кемнәрдер ел дәвамында концертлар куя. Шәхсән миндә андый энергия юк. 6–7 концерт куйганнан соң, минем ул җырларны ишетәсем дә килми башлый. Бу яктан мин – тынычлык яратучы.
– Беренче концертыгызны искә төшерик әле.
– 2007 елда Салават абый Фирзәр Мортазин язган «Очрашу эзләмә» җырын башкаруымны ишетеп алган да, миңа шалтыратып: «Әйдә, бу җырыңны мин җырлыйм әле, ә син 19 сезон концертларымда катнашырсың», – диде. Ике атна буе рәхәтләнеп 14 мең тамашачы алдында «Кыр казлары» белән чыгыш ясадым. Шулай Салават абый мине халыкка күрсәтте.
– Безнең заманда зәвыклы җырчы булыр өчен нәрсә мөһим? Үзегезгә нәрсә киңәш итәр идегез?
– Зәвыклы җырчы белемле һәм фикерле булырга тиеш. Беренче көннән үк сәхнәдә үзеңне халыкка ничек тәкъдим итәсең, алга таба да шулай барачак. Зәвыклы җырчы беркайчан да сәхнәдән мәгънәсез сүзләр сөйләми. Әгәр син шушы амплуаны алгансың икән, үз-үзеңә тугры булып кал. Кайчак бу киңәшне үземә дә бирәсе килә. Дөрес, музыкаль тәрбия гаиләдән башлана. Милләтнең нинди дәрәҗәдә икәнен дә шигърият, музыка, дин һәм тел күрсәтә. Тел бетә дип, урамга чыгып, «сәнәк революциясе» ясап йөрисе дә, кемнедер гаеплисе дә юк. Кечкенәдән үк балалар белән өйдә татарча сөйләшергә иренмәскә генә кирәк.
– Сез татар халык җырларын яңача башкарасыз, аранжировкалар белән экспериментлар ясыйсыз. Җырны сайлаганда, аның нәрсәсенә игътибар итәргә?
– Кечкенәдән музыкаль мохиттә үстем. Гаиләдә гел саллы артистларның альбомнарын тыңлый идек. Әти музыка коралларында уйный һәм җырлар яза. Җырда мәгънә булырга тиеш, шуңа игътибар ит, дип әйтә иде ул. Хәзер табыш алу максаты белән генә җырлар язалар дисәләр дә, кайвакыт каз тәннәре чыгарырлык юллар да очрый.
– Татар шоу-бизнесына карата шелтәләр бик күп. Бүген анда нәрсә җитми яисә нәрсә артык?
– Продюсерлык үзәкләре җитми. Сәләтле кешеләребез күп, әмма популяр булу бик зур эш таләп итә. Әйтик, мин «Барс-Медиа» һәм Татар дәүләт филармониясе белән эшләмәсәм, бүген Раяз Фасыйхов дигән җырчы булмас иде. Аннан, ничек кенә дисәгез дә, талантлы кешегә тыйнаклык һәм ялкаулык хас. Куркаклык, кайчак үзеңә ышанмау да комачаулый. Шуның аркасында күп кенә талантлар күләгәдә кала. Артистлар өчен бер мохит тудырырга кирәк. Яшьләрне бергә туплап, матур җырлар белән тәэмин итеп, концертларын оештыруда булыша торган иҗади лаборатория булсын иде.
– Сез – оста пародист та бит әле. Татар юморының хәле ничегрәк?
– Мин – Алмаз Хәмзин юморында, «Шамкай, Шәрә, Мортаза», «Мунча ташы» проектларында үскән кеше. Хәзерге тупас юморны яратмыйм. Сәхнәгә чыгып сүгенәләр дә, шуннан барысы да кычкырып көлә башлый. Сәхнәнең дәрәҗәсе төште. Ә татарга килгәндә, эчке тәрбия андый дәрәҗәгә үк төшәргә бирмәс дип уйлыйм.
–Күптән түгел Камал театры Әлфия Авзалова турында спектакль тәкъдим итте. Бүгенге артистлар арасыннан кем шулай хәтердә калыр? Кем турында спектакль куелыр да, китап язылыр?
– Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров – халкыбызның йөзек кашлары. Шулай булгач, киләчәктә Илһам абый иҗаты турында да спектакль куярлар дип уйлыйм. Шулай ук, һичшиксез, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи һәм Җәвит Шакиров турында да китап язарлык дип әйтә алам. Калганнарын күз күрер.
– Ә сезнең турыда?
– Юк, мин китаплар язарлык юл үткән кеше түгел. Теләсәләр, әлбәттә, язарлар һәм чыгарырлар. Әмма бу минем тәкъдим яки теләк буенча эшләнмәячәк.
– Иҗаттан соң гаиләгә вакыт каламы?
– Хатыным һәм балаларым мине бөтен җитешсезлекләрем белән кабул итә. Кирәк вакытта күккә дә чөяләр, җиргә дә төшерәләр. Мин балаларым белән һәрвакыт бер дулкында булырга тырышам. Балалык сыйфатлары үземә дә хас. Кайвакыт миңа кырыс әти булып уйнарга да туры килә, әмма бу бик авыр. Ничек кенә булса да, гаиләдә, балаларны кеше булсыннар, дип үстерергә тырышабыз.
– 2024 елга нәтиҗәләр ясыйк әле?
– 2024 ел белән бик канәгатьмен. Иң мөһиме: кәбисә елын исән-сау уздырдык. Әби белән үскән кеше булгач, андый ырымнарга ышанасың икән ул. Ниһаять, ел югалтуларсыз үтте. Соңгы берничә елыбыз авыр иде. Әтинең кинәт арабыздан китеп баруы, концертлар куя алмавым, авырып алуым – боларның барысының да эмоциональ яктан йогынтысы зур булды. Менә хәзер вакытымны эшкә, ныклап концерт оештыруга багышлыйм.
(Кыскартып алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев