Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Проблемалы шкаф

– Сәүдә нокталарыннан йорт җиһазлары сатып алганда җитешсезлекләр табылып, аны кире кайтарып булмаса нишләргә? Пенсионер.

 – Әлеге сорауга да мисал белән җавап бирәм.  Пенсионерлар социаль яктан тиз бирешүчән һәм ышанучан халык катламына керә. Менә шулай, Яшел Үзәндә яшәүче бер пенсионер ханым  кибеттән кием шкафы сатып алырга була. Ул үзенә кирәклесен эзләп бик күп кибетләрне йөреп чыга. Шулай да кибетләрнең берсендә сатучы-консультант пенсионеркага  шкафның төсе, размеры, комплект­лануы буенча бөтен таләпләрне үтәргә сүз биреп, товарны рассрочкага  алуны тәкъдим итә. Шкафның бер өлеше  китерелгәннән соң,  сатып алучы  аның төсе һәм размеры буенча туры килмәвен ачыклый. Икенче көнне ул  сатучыга җитешсезлекләр табылу һәм шкафның страховка белән кредитка  бирелүе турында телдән дәгъвасын белдерә.  Сатучының  товар һәм аңа түләү турында дөрес мәгълүмат бирмәве ачыклана. Кибет 10 көн эчендә  бу мәсьәләне караячагын белдерә. Срок чыга һәм сатып алучыга  кредит түләүдә просрочка турында шалтырата башлыйлар. Шул вакытта кулланучы  безнең бүлеккә мөрәҗәгать итте. Без, үз чиратыбызда, аңа сату-сатып алу килешүен һәм кредит килешүен  өзү турында  претензия проектын төзүдә ярдәм иттек. Шәхси эшмәкәр кулланучы гаризасы белән танышканнан соң,  түләнгән сумманы кире кайтарырга, шкафны китергән һәм икенче катка күтәргән өчен түләнгәннәрне капларга һәм кредит килешүен өзәргә ризалашты. Сатучы-консультантның  товар турында тиешле мәгълүмат бирмәве сәбәпле,  өлкән яшьтәге кешегә ай буе  йөрергә һәм хәтта дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә туры килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев