Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсионерлар өчен мөһим үзгәрешләр:

2022 елның 1 гыйнварыннан аерым категория гражданнарның картлык буенча пенсия алу хокукын бирә торган яшь җиткәнчегә кадәр пенсия билгеләүнең гадиләштерелгән мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Тиешле үзгәрешләр берничә законга кертелгән.

Вакытыннан алда пенсия
Пенсия алды яшендә эшсез калган гражданнар билгеләнгән сроктан 2 елга иртәрәк лаеклы ялга чыгарга хокуклы (60 яшькә җиткән ир-атлар, 55 яшьтәге хатын-кызлар). Әлеге пенсия, түбәндәге шартларны үтәгәндә, мәшгульлек үзәге тәкъдиме буенча билгеләнергә мөмкин:
гражданин эшсез сыйфатында теркәлгән булырга тиеш;
 аны эшкә урнаштыру мөмкинлеге булмау;
 ир-атлар өчен кимендә 25 ел һәм хатын-кызлар өчен 20 ел иминият стажы;
 картлык буенча пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукын бирә торган тиешле эш төрләрендә кирәкле стаж булу;
 эшсезлеккә кадәр эштән азат итү, шәхси эш мәкәр эшчәнлеген юкка чыгару яисә туктату, оешма хезмәткәрләренең яки штатларының кыскаруы белән бәйле рәвештә барлыкка килү;
 гражданинның пенсия белән тәэмин итүнең мондый төрен билгеләүгә риза булуы.
Әлеге шартлар үтәл гәндә, мәшгульлек үзәге, ризалык алганнан соң, 1 эш көненнән дә соңга калмыйча, Пенсия фондына вакытыннан алда пенсия билгеләү турында тәкъдим җибәрә.

Социаль һәм иминият пенсияләрен гариза бирмичә алу тәртибе
Автомат рәвештә, гражданин гаризасыннан башка, билгеләнәчәк:

  • Вакытыннан алда пенсия эш белән тәэмин итү хезмәте органының эшсез гражданинга вакытыннан алда пенсия билгеләү турындагы тәкъдимен биргән көннән билгеләнә.
  • Яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр социаль өстәмәләр. Аны пенсия белән бергә билгеләячәкләр.
  • Инвалид пенсия яшенә җиткәч, аны картлык буенча социаль яки иминият пенсиясенә күчерү.
  • Инвалидлык буенча социаль пенсия, Пенсия фонды медико-социаль бюродан (МСБ) тиешле уведомление алу белән билгеләнә. Ә кешенең инвалидлык буенча (минималь стаж һәм пенсия баллары булганда) иминият пенсиясенә хокукы бар икән, Пенсия фонды аңа бу пенсияне дә билгеләячәк.
  • 80 яшькә җиткәннән соң, бу яшьтән билгеләнгән өстәмәне исәпкә алып, туендыручысын югалту буенча пенсия алучыны картлык буенча иминият пенсиясенә күчерсәң, аның картлык буенча пенсиясе артачак. Сүз 5000 сум өстәмә турында бара, аны мондый күчерүдән башка алып булмый.
  • Пенсияне, шәхси гариза кирәк булган очракта, дәүләт хезмәтләре аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак.


Күченеп киткәндә авыл өстәмәсе
Авылда 30 ел эшләгән һәм иминият пенсиясенә 25 процент өстәмә акча алучы өлкән яшьтәге кешеләр өчен, беркетелгән түләүнең артуы, аларга авыл җирлегеннән яңа яшәү урынына күченеп киткәндә дә сакланачак.
яңа төзәтмәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев