Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Парковка кемнәргә бушлай

1 гыйнвардан инвалидлар өчен ташламалы парковка ФРИ мәгълүматлары нигезендә гамәлдә булачак.

Татарстан Пенсия фонды бүлеге искәрткәнчә, агымдагы елның уртасыннан «Инвалид» автомобиль тамгасыннан файдаланучы гражданнарга инвалид яки инвалид бала йөртүче транспорт чарасы өчен бушлай парковкага рөхсәтне, дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет, федераль инвалидлар реест ры сайтында яки шәхсән КФҮгә барып рәсмиләштерергә була.

Шул ук вакытта, бушлай парковка хокукын мөстәкыйль расларга кирәкми, чөнки барлык ки рәкле мәгълүматлар Россия Пенсия фонды опе раторы булган федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары базасында бар. Инвалидлар өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең үтемлелеген арттыру буенча тагын бер адым булган үзгәрешләр 2020 елның 1 июленнән үз көченә керде», – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Агымдагы елның ию лен нән ташламалы парковкага рөхсәтне транспорт чарасы турында мәгъ лүматларны федераль инвалидлар реестрына кертү юлы белән генә алырга мөмкин.

Бушлай парковка өчен рөхсәтне беренче яки икенче төркем инвалид идарә итә торган яисә аны, шул исәптән инвалид баланы йөртә торган автомобильгә рәсмиләштерергә мөмкин. Шулай ук, түләүсез парковка мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән өченче төркем инвалидларына да бирелә.

Исегезгә төшерәбез, ав то мобильне реестрга кертү өчен, транспорт ча расының номерын күр сә тергә, машинаның исем лектән маркасын сайларга һәм парковкадан файдалану планлаштырылган чорны күрсәтергә кирәк. Кертелгән мәгълүматлар реестрда инде 15 минуттан соң барлыкка киләчәк. Бу реестрга, хәтта, инвалид шәһәр буйлап йөри торган такси номерын да кертү мөмкинлеге бар. Кирәк булганда, гражданин, яңа гариза биреп, транспорт чарасы турындагы мәгълүматны үзгәртә ала.

Кешегә берүк вакытта махсус урыннарда парковка мөмкинлеге бирә торган бер генә транспорт чарасы беркетелергә мөмкин. Шул ук вакытта, бер автомобиль берьюлы берничә инвалидка беркетелергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 1 мартына кадәр инвалидлык билгеләүнең вакытлыча тәртибе гамәлдә. Аның нигезендә бөтен процедура бары тик медицина учреждениеләре документлары буенча, инвалидка медико-социаль экспертиза бюросына бармыйча гына башкарыла.

Инвалидлыкны озайту, шулай ук, читтән торып гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев