Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Олыгайган ата-ананы карауның савабы зур

Җәбир исемле сәхәбә сөйләвенчә: «Бервакыт, Аллаһының илчесе сүз әйтер өчен минбәргә менә. Беренче баскычка менгәч: «ӘМИН», – дип әйтә. Икенчесенә баскач: «ӘМИН», – дип әйтә. Өченчесенә баскач та: «ӘМИН»,- ди. Шулвакыт, кешеләр: «Өч мәртәбә: «ӘМИН» дип әйттең. Ни сәбпле?» – дип сорыйлар.

Пәйгамбәр: "Беренче баскычка менгәч, яныма Җәбраил фәрештә килде һәм: "Изге Рамазан аена ирешеп тә, гөнаһлары кичерелмәгән кеше бәхетсез булсын!" – диде. Мин: "ӘМИН", – дидем.

Икенчесенә баскач ул: "Ата-анасының картлык көннәрен күреп тә, оҗмахка кермәгән кеше бәхетсез булсын!" – диде. Мин: "ӘМИН", – дип әйттем.

Өченче баскычка менгәч ул: "Синең исемеңне ишетеп тә, салават әйтмәгән кеше бәхетсез булсын!"- диде. Мин янә: "ӘМИН!"- дип кабатладым", – дип әйтә" (Имам Бохари риваяте).

Фәрештәләрнең иң хөрмәтлесе булган – Җәбраиль өч куркыныч дога кылган, кешеләрнең иң хөрмәтлесе булган - пәйгамбәребез "Әмин" дип торган. Ата-ананы олыгайган көннәрендә тәрбия кылмау, аларның тормышларын җиңеләйтергә тырышмау, алар белән араны өзү – кешене бәхеттән мәхрүм итә торган куркыныч гөнаһ санала.

Йә, Раббым, олыгайган ата-аналарына хезмәт кылучы улларга һәм кызларга ярдәм ит.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Догалы йорт

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев