Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өч айда Интернет аша җитмеш кеше алданган

Бу рәсми статистика гына әле. Ә хокук сакчыларына мөрәҗәгать итмәүчеләре күпме? Интернет челтәре безнең тормышны җиңеләйтсә дә, ялганчыларга да киңлек ача. Ялган сайтлар аша алар кыйммәтле товар да «сата», «сатып та ала» һәм хәтта «эшкә урнаш­тыра». Акча карталары белән банклар да белмәгән әллә нинди операция­ләр «башкарыла».

Ә мобиль элемтәдән ничек файдалана мошенниклар. Бу юнәлештә чын «психолог» булып беткән ялганчыларның уйлап чыгарган уйдырмаларына исең-акылың китәрлек.  Акча дигәндә аларның башы бик яхшы эшли. Ышандыра да беләләр. Ә халык бик ярдәмчел һәм беркатлы. 
Кешеләрнең ышанучан булуын безгә атна саен эчке эшләр бүлеге җибәргән сводкалардан да яхшы күрергә була. Хәтта Интернет аша акча займы алырга теләүчеләрнең үзләрен «чишендерәләр», популяр сайтларда әйбер сатарга игълан элүчеләр, сатып алырга теләүчеләр  дә ятьмәгә эләгеп, мошенниклар кесәсен баета. Уйлап эш итмәсәң, кәкре каенга терәтергә генә тора бу шомарган җинаятьчеләр. Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге (ОУР) җитәкчесе, полиция подполковнигы  Роман Кудрявцев журналистлар белән очрашуда ялганчылар тозагына хәзер төрле яшьтәге кешеләрнең эләгүе турында сөйләде. Берничә ел элек алар кармагына өлкән яшьтәгеләр күбрәк эләксә, хәзер олысы да, кечесе дә бер дәрәҗәдә мошенник корбаны булырга мөмкин. Ничек сакланырга соң гади халыкка? Шуны онытмаска кирәк:  Интернет һәм мобиль телефоннар безнең тормышны ныклап торып яулаган заманда җинаятьчеләрне эләктерү бик катлаулы эш. Димәк, беренче чиратта кешеләрнең  үзләренә сак булырга кирәк. Дөрес, хокук сакчылары да йоклап ятмый. Тик менә, җинаятьче безнең шәһәрдән дип кем гарантия бирә ала. Күбесенчә,  алар илнең ерак почмагында яшәргә, һәм хәтта  рәшәткә артында утыручы да булыр­га мөмкин. 
– Җинаятьләрнең күбесендә зыян күрүчеләр үзләре гаепле, – дип аңлата ОУР җитәкчесе. –Күпме кисәтүләргә карамастан,  кешеләр шәхси мәгълүматларын бирүдән туктамый (банк картасы белән башкарылган операция­ләр барышында парольне, кодны яисә картаның икенче ягындагы өч санны).  Ә ялганчыларга шул гына кирәк.  Шуңа күрә, мобиль һәм социаль  элемтә аша  алыш-бирешләрне башкарганчы, башта, һичшиксез,  якыннарыгыз яисә танышларыгыз белән киңәшләшеп алу кирәк. Бу адым сезнең финансларыгызны саклап калуның беренче адымы булырга мөмкин. 

Тулы материалны газетадан укырга мөмкин (№26).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев