Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат зонасында соңгы ике елда инде бишенче су башнясы файдалануга тапшырылды

Су башнясын алыштыру – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гадәти хәл түгел. Бу процесс катлаулы, зур хезмәт таләп итә торган һәм шактый чыгымлы. Башнялар көн саен яңартыла торган нәрсә түгел, әлбәттә, алар кешеләргә ярты гасырдан артык хезмәт итәргә дә мөмкин.

2023 елда Кече Шырдан, Кече Ачасыр һәм Бәчек авылларында яңалары куелды. Быел 7 су башнясы урнаштыру һәм эшләтеп җибәрү планлаштырылган иде, шуларның 6сы муниципалитет хисабына.

Атна башында Рус Әҗәлендә 24 куб метр күләмле бер миллион сумлык башня утыртылды һәм шушы көннәрдә Тау Илендәгесен эксплуатациягә тапшыру эшләрен төгәлләргә ниятлиләр. Рус Әҗәлендәге башня 100дән артык җирле халыкны тотрыклы су запасы белән тәэмин итәчәк.

«Быел, ни хикмәт, шикаятьләр булмады, әмма узган ел Рус Әҗәле халкы йортларында суның басымы аз булуына зарланды», – ди авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина.

– Шушы көннәрдә яңа су башнясы урнаштыру эшләре төгәлләнде, моның өчен мин ра­йон җитәкчелегенә һәм шәхсән Михаил Павловичка чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – дип шәрехли Гөлнара ханым. – Иске башняны сүтү һәм яңасын урнаш­тыру эшләрен «Норлат Торак-коммуналь хуҗалыгы» МУП подряд оешмасы башкарды. Минем карашка, башняларны урнаштыруны хезмәт күрсәтүче оешмага йөкләү зирәк карар булды – егетләр, алга таба проблемалар булмасын өчен, барысын да намус белән эшли.

Былтыр авылда трассада төзексезлек килеп чыгып, су бәргән. Кышкы чорга да карамастан, Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы, җитәкчесе Ленар Садриев, хезмәткәрләре тиз арада бу мәсьәләне хәл иткән – торбаны төзекләндергән, моның өчен авыл халкы аларга чиксез рәхмәтле.

Су ул – җирдәге иң йомшак һәм иң сыек матдә, ләкин каты һәм нык нәрсәләрне җиңүдә дөньяда аңа тиңнәр юк. Яшел Үзән ра­йоны инфраструктураның мондый массакүләм яңартылуын күптән күргәне юк иде. Аллаһ ярдәме белән быел планлаштырылганнарның барысы да үтәлсен, аннан соңгылары да аз булмасын һәм җайлы барсын, чөнки авылның чәчәк атуы турыдан-туры заманча социаль инфраструктурага, яшәү шартларының уңайлыкларына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев