Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ниһаять татар эстрадасының буйдагы өйләнә

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билаловлар кызлы булачак.

Аларның уллары — җырчы, продюсер, аранжировкалар остасы Акбулат (чын исеме Булат — авт.) өйләнә. Бу хакта егет үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

Зәйнәб ханыма еш кына 30 яшьлек улының өйләнүенә бәйле сораулар да юллыйлар иде: «Кайчан өйләнә инде? Сезгә оныклар кирәк» дип язучылар да булды аларга. Ниһаять Акбулат өйләнә.

Яшь җырчы сөйгәне Әдилә белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итәргә киткән иде. Шунда ул кызына тәкъдим ясаган — ул ризалаша. 

Алар якынча бер ел очрашып йөргәннәр.

Яшь парларны котлыйбыз!

 

Бу хакта Ватаным Татарстан яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев