Мулла Иле киләчәген яшьләрдә күрә
Районда Мулла Иле зур авылларның берсе. Аның үзендә 700дән артык кеше яшәсә, составындагы Зур Өтәктә – 70тән артык. Яшәү өчен шартлар бар: клубы да, ФАПлары да, кибетләре дә, почта бүлеге һәм хәтта банкоматы да. Полиция бүлеге дә. Әмма әлегә туган балалар саны гына бармак белән санарлык. Туучылар юк икән, киләчәккә нинди планнар корырга соң? Гомумән алганда, авылларның перспективасы бармы?
Халык җыенында узган елга хисап тоткан Мулла Иле авыл җирле башлыгы Илдар Сәлахиев та үз борчуын белдерде. Бу көнгә авылда мәктәптә нибары 44 бала укый. Соңгы дүрт еллык статистикага гына да күз салу җитә: 2014нче елда 3 бала туган, 20 кеше үлгән, ә 2017нче елда 6 бала туса, 21 кеше үлгән. Соңгы ике елда яңа тормыш коручылар – өйләнешкән яшьләр бөтенләй булмаган! Моннан нәтиҗә ясау авыр түгел. Авыл мәктәбе матур, төзек һәм иркен булса да, хәзер аңа капиталь ремонт кирәк, кичекмәстән. Ничә бала йөрүенә карамастан.
– Авылны мәктәп тота, – дип сөйли башлык. – Яшьләр авылда калсын иде. Бөтен кешегә дә профессор булырга димәгән. Әти-әни нигезендә калып яшәүчеләр булсын дигән теләктә мин. Шәһәр җирендә яшәү дә хәзер җиңел түгел. Принципларны үзгәртергә кирәк.
Яшьләр авылда калса, эш урыннары да табылыр иде. Чөнки бу территориядәге «КШ-Агро», Дель-Транс Агро, Торговый дом-Албаба, Кирпеч заводы кебек предприятиеләрдә бүгенге көндә 100дән артык кеше эшли. Шулай ук терлекчелек фермасында да эшләүчеләр җитәрлек. Эшлим дигән кешегә эш табыла. Һич булмаса, фермерлык белән шөгыльләнергә була. Башлык хисабыннан күренгәнчә, авыл халкы нигездә терлек асрау белән көн күрә. Халыкның көнкүреше, яшәеше яхшы. Ышанырлык, үз күзләрем белән күреп кайттым. Хуҗалыклар төзек, бай һәм матур яшиләр. Бер генә ташландык йорт та күзгә чалынмады.
– Авылда 3-4әр сыер асраучылар да күп, – дип ассызыклый Илдар Сәлахиев. – Алар хезмәтләренә күрә әйбәт кенә яши. Сөтне сатып алу бәясенең түбән булуы гына күңелдә борчу уята. Бу хуҗалыкларда терлек санын кимүгә китерә торган сәбәпләрнең берсе булып тора. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән дәүләт субсидия бирергә дә әзер югыйсә (1 һәм 2 баш сыерга – 3 мең сум, 3тән артык терлек асраучыларга – 4әр мең сум).
Мулла иллеләр үзсалым акчасын җыюга ничек карый соң? Чөнки бу акча авыл җирлекләрен төзекләндерүдә кирәк булган төп чыганакларның берсе бит. Аны алар узган елда 350 сумнан җыйган булган. Бу суммадан чыгып кайбер мәгълүматны әйтеп узсак, комачауламас. Әйтик, соңгы дүрт елда халыктан 582400 сум акча җыелган. Шуңа республика бюджетыннан 2 329 600 сум акча өстәп бирелгән. Барлыгы 2 912 000 сум тәшкил иткән. Әгәр дә, башлык әйтүенчә, йөз процент җыелган булса, бу сумма тагын да күбрәк булыр иде. Нәтиҗәдә дәүләттән 238 500 сум акча алынмыйча калган.
– Үзсалым акчасының начар, ягъни ел буена сузылуы аркасында планлаштырылган эшләр артка кала, көннәр бозылгач кына юл салына башлый, – дип сөйли Илдар Сәлахиев. – 2017нче елда Тукай урамында 500 метр таш юл салынды. Ул 807 270 мең сум тәшкил итте. Мондый программа гамәлдә булганда, аннан мөмкин кадәр файдаланып калырга кирәк дип уйлыйм. Быел җыелачак үзсалым акчасына Вәисевләр урамына юл салу һәм авылның дүрт урынына янгын гидрантлары урнаштыру күздә тотыла. Республиканың «Юл төзү» программасы буенча 4 елда урамнарга 1550 метр таш юл салынды. Ә менә Г.Канакова урамында һәм Олы Урамда яшәүчеләр үзләре акча җыеп 300 метрлап юл сала алдылар. Аларга ике мәчет тә ярдәм күрсәтте.
Проблемаларга килгәндә, мәктәптән тыш, мәдәният йортына да капиталь ремонт кирәк. Суүткәргеч торбаларны кичекмәстән алмаштыру таләп ителә. Әлбәттә, урамнарга таш җәюне дә дәвам итәргә кирәк. Болар бик кирәкле мәсьәләләр. Әмма җыелучыларны тагын бер нәрсә борчый булып чыкты. Сукбай этләр бик күбәйгән. Ата-аналар балаларны урамга чыгарырга да курка башлаган. Бу хәл бер Мулла Илендә генә түгел. Этләрне атарга ярамагач, үрчиләр. Әмма, яшәүчеләр белдерүенчә, хуҗалы этләр дә бар. Менә аларга карата чарасын күрергә була. Шуңа күрә «Бәйләсеннәр, әйтегез!» – диючеләр күп булды. Авыл шәһәр түгел, этләрне генә түгел, хуҗаларын да яхшы беләләр. Шулай ук һәр авылдагыча халык чүп-чар җыелу, коелар мәсьәләсен дә күтәреп чыкты. Нәрсәгә тотынсаң да яшәүчеләрнең үзләренең дә яшәгән урыннарына хуҗаларча карашы кирәк. Менә шулай бер җыелып сөйләшү файда китерми калмый. Ул проблемаларны бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Җыенда катнашкан Яшел Үзән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева үз чиратында 2018нче елда мәктәп бинасы түбәсенә капиталь ремонт ясалачагын ышандырса да, балалар санының елдан-ел кимүенә борчылуын белдермичә кала алмады.
– Бүгенге көндә авылыбызда ике мәчеттән дә азан тавышы ишетелә. Икесендә дә яшь буынга әхлак һәм әдәп ягыннан уңай тәрбия бирү юнәлешендә эш алып барыла, – дип юкка әйтми авыл башлыгы. – Авылыбыз халкы рухи яктан агаруны беренче урынга куя, башкарылган эшләр моның ачык мисалы. Борынгы авылыбыз элек тә дин ягыннан дәрәҗәле һәм үрнәк булган. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанып калам.
Шундый бай тарихлы авылның киләчәген, һичшиксез, яшьләр билгели. Ә яшьләрне җәлеп итү өчен тагын да уңайлы шартлар, тагын да күбрәк эш урыннары, тагын да такыррак юллар кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев