Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минем ирем хөрәсән!

Хөрмәтле редакция, исәнмесез!

Мин үзем Яшел Үзән районында туып үстем, тик хәзерге вакытта аннан читтә яшим һәм газета алдыра алмыйм. Шулай да бик рәхәтләнеп социаль челтәрләрегезне күзәтеп, укып барам. Якташларымның гыйбрәтле һәм киңәш сорап язган хатларын урнаштыруыгызны көтеп алам. Мин әйтәм, кешенекен генә укып утырмыйм әле, үзем дә эчемне бушатыйм, дим. Ярый әле хәзер электрон почталар бар, ручка белән язып, конвертка салып җибәрәсе булса, маташмас идем дә.

Нәрсәдән зарлана инде хатын-кыз, шул, иреннән уңмавыннан. Хәзер интернетта утырабыз, белгән дә, белмәгән дә кешеләр тормышы белән кызыксынабыз, фотолар карыйбыз, шулай бит. Мин дә бер социаль челтәрдә таныш кызымның ире белән бергә төшкән фотосына тап булдым. Астына, шундый тормыш иптәше насыйп иткән өчен язмышына, Ходайга рәхмәтләр яудыр­ган язмасын да куйган.

«Яратам, бәхетемә шундый бүләк биргән өчен язмышыма чиксез рәхмәтле», дигән.

Йөрәкләр һәм «пәп» иткән смайликлар тезгән.
Карадым да, шунда уйга калдым. Минем дә шулай ирем белән мактанасым килер иде, әмма бер генә тамчы да андый теләгем юк... Чөнки ул моңа лаек түгел! Дөресен әйткәндә, мондыерак сүзләр язарга туры килер иде: «Ни өчен?! Ничек мин шулай ялгыша алдым икән?! Мондый «бәхет» миңа нәрсә өчен бирелде икән?! Нинди гөнаһларым өчен?!» Гаделсезлек темасына җиһанга тагын бик күп сораулар яудырырга мөмкин булыр иде...

Әйе, минем ирем дөнья ялкавы. Аңарга диванга кырын ятып, телефонына текәлеп сәясәт, криминал һәм балык тоту турында җыен юк-бар карарга гына булсын. Арт санын бары тик ашау һәм бәдрәфкә чыгу өчен генә күтәрә.


Миңа булышу турында әйтеп тә тормыйм инде. Җыештыру, ашарга пешерү, кер юу, үтүкләү, тузан суырту – аның уйлавынча бары тик хатын-кыз эше. Ә менә өйдә берәр нәрсә ватылса, бу инде аңа кагыла, имеш. Ә андый ватылулар еш буламы? Биш елга бер тапкыр!

Бервакыт иремнең энекәшләрендә кунакта булдык. Аларны күзәтү үзе бер рәхәт. Гаиләләрендә бар да тәртиптә – «шикарно». Чәй эчкәндә йорт хуҗасы барын да үз кулына алды: чәй ясады, пирогны кис­те, ә аннары һәрберебезгә тәлинкәгә берәр кисәк куеп чыкты. Ахырдан бөтен савыт-сабаны юды да, хатыны янына утырып, җилкәләреннән җиңелчә генә кочты... Мондый идиллиядән минем күңелем болгана башлады. Барысы да артык яхшы!


Бер атнадан алар безгә килде. Минем дә йөзем белән пычракка бәрәсем килмәде һәм...

 

Дәвамын газетабызның 16 июнь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев