Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов: исерек машина йөртүчеләрне кызганырга ярамый, шунда ук хокукларыннан мәхрүм итәргә кирәк

Ел башыннан бирле юл-транспорт һәлакәтендә 200дән артык кеше һәлак булган, аларның һәр дүртенчесе - исерек йөртүчеләр гаебе белән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләрне җинаятьчеләр дип белдерде.

Утырышта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин 2020 елның 11 аенда юл-транспорт һәлакәте корбаннары 200дән артык кеше, аларның һәр дүртенчесе исерек йөртүчеләр гаебе белән һәлак булды, дип сөйләде.

Хохорин докладын тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов исерек йөртүчеләр өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итте.


"Әгәр дә кеше руль артына исерек килеш утырган икән - ул бит коточкыч кеше. Бу җинаятьче. Без моны булдырмаска тиеш. Исерек йөртүчеләрне кызганырга ярамый, аларның машина йөртү хокукларын шунда ук тартып алырга кирәк ", - диде Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев