Михаил Афанасьев Яшел Үзән районының 19 гасыр сәүдәгәр утарында урнашкан мәктәбендә булды
Яшел Үзән районының Атлашкино станциясендә - хәзерге Кызыл Яр авылында сәүдәгәр Михаил Атлашкин утарында урнашкан мәктәп эшли. 19 гасырда төзелгән бинаның бүгенге көнгә кадәр фундаменты, диварлары нык һәм ул берни белән дә чагыштырып булмый торган архитектурага ия. Бүген Кызыл Яр төп мәктәбендә 55 укучы белем ала.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев @ mikhail.afanasyev118 мәктәптә булды, тирә-юньне карады һәм учреждение директоры Людмила Балашова белән аралашты.
- Бинаны беренчел хәлендә сакларга кирәк - бу безнең тарих, безнең мәдәни мирасыбыз. Музей почмагы кирәк. Балаларның тулы бер эпоханы саклаучы бу диварларга кагылуы бик яхшы, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович.
Мәктәп бинасында косметик ремонт планлаштырылган.
Тарихтан: Михаил Тимофеевич Атлашкин икенче гильдия сәүдәгәре. Сакланып калган купчияләр нигезендә, 1881 елда отставкадагы полковник Иван Петрович Осокиннан утар сатып ала. Авылның төп һәм бердәнбер урамы, кызы Анастасия хөрмәтенә аталган, Одинцово була, киләчәктә ул Атлашкинның хатыны була. Гражданнар сугышы давылы Атлашкиноны да урап узмаган: элек сәүдәгәр йортында кызыл отряд штабы урнаша. Кызыл сугышчылар станциягә якын тирән чокыр тирәсендә урнаша. Кызыл Яр дигән яңа исем дә шуннан.
Тимер юл станциясе әлегә кадәр Атлашкино исемен йөртә. Михаил Тимовеевич ашлык белән сату итә, Кабачищенский затонында куйган суднолары була, шул исәптән, пароход һәм баржасы, Идел буйлап товарларны ташып, урман белән сәүдә итә. 1929 елда Атлашкино сәүдәгәре утарында башлангыч мәктәп ачыла. 1941 урта мәктәп була . Бүгенге көндә әлеге бинада Кызыл Яр төп белем бирү мәктәбе урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев