Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мэриядә казанлыларны өстәмә азык-төлек белән запасланмаска чакырдылар

Казанның барлык сәүдә объектлары штат режимында эшли. Бүлү үзәкләрендә азык-төлекнең запасы әле ике ай эчендә үк җитәрлек.

Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте. Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, кайбер товарларга бәяләр үсеше бары тик "адымнар белән барып җитү" форматындагы кибетләрдә генә булган. Шулай ук Шакиров бу ялларда шәһәрнең 16 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләрен яңадан башлап җибәрәчәкләрен әйтте. Анда Татарстанның 20 муниципаль районыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, шулай ук эре агрохолдингларның товарларын сатып алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев