Менә шундый кеше
Кайбыч төбәгендә туып үскән Вячеслав Даниловның икенче – «Хуҗа Хәсән — минем гомер бишегем» китабы дөнья күрде. Беренчесе «Хуҗа Хәсән – әби-бабайлар нигезе» дип атала иде. Авыл тарихы турында китаплар күп инде ул диярсез. Килешәм. Әмма Вячеслав Власовичныкы төрле чорда булып узган тарихи вакыйгаларны үз эченә ала, авылныкын гына түгел, шушы төбәкнең тарихын тулаем яктырта. Аларны төрле уку йортларында укучылар һәм студентлар тарих дәреслекләренә өстәмә итеп тә куллана ала. Вячеслав Власович – редакциядә дә еш кунак. «Ватаным Татарстан»ны да үз итә. Олпат, белемле шәхес буларак, киңәшләрен дә бирә, үзе дә каләмен кулыннан төшерми.
– Вячеслав Власович, беренче китабыгыз да бик саллы булып, эчтәлеге бик бай иде. Инде менә икенчесе. Эзләнүдән туктамыйсыз, димәк?
– Беренче китабым нәшер ителгәч, дусларымнан, танышларымнан, моңа кадәр бөтенләй белмәгән кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишеттем, котлаулар алдым. Алар арасында элек бергә эшләгән кешеләр дә, Хуҗа Хәсәндә туып үскән, бүген Татарстанның төрле шәһәр-районнары, Төмән, Свердловск, Кемерово өлкәләре, Чуашстан Республикасы кебек төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән якташларым да бар. Менә шул якын кешеләремнең ышанычы яңа эзләнүләргә рухландырды да инде. Ә тарих төпкеленә төшеп казына башласаң, аннан үз теләгең белән чыгу мөмкин түгел диярлек. Ниндидер билгесезлек сине һаман үзенә тарта. Кабат кереп чумасы, яңадан-яңа мәгълүматлар табасы килә.
– Гадәттә тарихи китаплар язган кешегә бер үк сорауларны бирергә яраталар. Күпме вакыт сарыф ителде? Кем ярдәм итте? Архивта материаллар туплауга, китапның үзен нәшер итүгә күпме акча китте? Иганәче табылдымы?
– Мин китап язылу тарихы турында артык ачылып сөйләргә яратмыйм. Эшләгәндә төрле хәлләргә, мөнәсәбәтләргә юлыгасың. Бу – табигый. Ә менә шундый эшкә алынырга теләүчеләр белеп торсын өчен кайбер нәрсәләр белән уртаклаша алам. Архивта материалларны барлау һәм әзерләү эшенә ике көз, ике кыш вакытымны сарыф иттем. Бер китапны нәшер итү өчен 500 меңгә якын акча тоттым. Иганәчем юк иде. Мәскәү, Чабаксар шәһәрләрендәге архивларга барып кайту чыгымнарын улларым күтәрде. Китап электрон вариантта әзер булгач, күп уйлап тормадым, банктан кредит алдым.
– Китапларны тарату мәсьәләсе ничегрәк хәл ителә?
– Алда әйтелгәнчә, бу китапларда Хуҗа Хәсән тарихы гына түгел. Монда шулай ук ут күрше Апас, Яшел Үзән районына кергән авылларның да тарихы яктыртылган. Шул уңайдан Апас районы хакимияте, китапны сатып алып, үз җирлегендә яшәгән халыкка бүләк итеп таратты. Яшел Үзән хакимияте дә шундый ният белән яши, чөнки анда Айдар, Күгеш, Ислам, Күгәй кебек авылларның тарихы да искә алынган. Кайбыч районында «Ак барс» холдинг компаниясенә кергән Мәлки төбәгендәге керәшен авыллары да шуңа өметләнгән иде. Ни кызганыч, барып чыкмады. Югыйсә, бу китаплар нигездә шул җирлектәге авылларның тарихын үз эченә алган. Табигый ки, әби-бабаларының кем икәнлеген, үзләренең килеп чыгышын барысы да белергә тели.
– Барысы да дигәннән, бу очракта бөтен кешенең дә мәнфәгатьләрен тигез дәрәҗәдә канәгатьләндереп бетереп булмый торгандыр. Бу бит автор теләгеннән генә тормый. Күбрәк архивтан табылган материалларга бәйле.
– Андый хәлләр дә булгалый. Күбрәк үз нәселе турында язган дип дәгъва белдерүчеләр дә табылды. Әмма китапны мин күңел кушуым буенча, чыннан да үз шәҗәрәмне тагын да ныграк белү өчен, балаларыма, оныкларыма истәлек калсын өчен язам бит. Шулай да, әйтергә кирәк, төбәгебез тарихын яктырткан һәрбер документны кулландым. Әлбәттә инде, архивта кулга кергәннәре турында сүз бара. Бу эшне дәвам итәсе дә итәсе әле. Әгәр төбәгебезнең тарихы башкаларда дә кызыксыну уята икән, булышырга һәрвакыт әзермен. Үземнең дә тукталырга исәбем юк. Нәшер ителгән китапларыма да киләчәктә өстәмәләр кертергә уйлап торам.
– Вячеслав Власович, Сез тарихчы да, фәлсәфәче дә, язучы да, журналист та түгел. Мондый кызыксыну кайдан килә?
– Туган җирнең тарихы белән кызыксыну ул алган һөнәргә, белгечлеккә бәйле түгелдер дип уйлыйм. Беренче чиратта кендек каны тамган туфрагыңны яратырга, аңа берегеп яшәргә кирәк. Эш менә нәрсәдә бит. Әлбәттә, тарихчы яки журналист булсам, бәлки, җиңелрәк булыр иде.
– Ә Сез нинди тормыш юлы үттегез?
– Мин моннан 80 ел элек гап-гади крестьян гаиләсендә туып үстем. Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Бондюг МТСында, хәрби хезмәттән соң Ширәмәт (Түбән Кама) район советы башкарма комитетында җир төзүче-инженер булып эшләдем. Аннан шул ук вазифаны Тәтеш районында башкардым. 1964 елда Апас районы яңадан оештырылгач, туган ягыма кайттым. Ун ел буена төрле җитәкче вазифаларын башкаргач, Апас райкомының икенче секретаре итеп сайладылар. Мин авыл хуҗалыгы һәм төзелеш өчен җаваплы кеше идем. Шул вакытта Кайбыч зонасында төзелүче объектларга бигрәк тә игътибарлы булдым. Туган җиремдә эшләп, файда китерә алуыма бүген дә горурланам. Кайбычым – ул минем яшьлегем, гомер бишегем! 1985 елда Казанга күчеп, байтак кына җитәкче урыннарда эшләргә, төрле дәрәҗәдәге вазифаларны башкарырга туры килде. Әмма кайда гына, кем булып кына эшләсәм дә, мин Кайбычымны онытмадым. Һәрвакыт туган төбәгемне кайгыртып яшәдем һәм яшим. Шулай булгач, мондый китаплар пәйда булуга бер генә дә гаҗәпләнәсе юк.
P.S. Намуслы хезмәте өчен Вячеслав Данилов бик күп мактаулы исемнәргә, бүләкләргә лаек була. Алар арасыннан «Фидакарь хезмәт өчен» медален, Татарстан Республикасының Мактау грамотасын, «Татарстан АССРның атказанган экономисты» мактаулы исемен генә әйтеп китсәк тә, аның нинди хезмәт юлы үтүен төгәл чамаларга була. Вячеслав Власовичны бүген дә онытмыйлар. 80 яшьлек юбилее уңаеннан ул «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
Фәния Әхмәтҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев