Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әлеге җиһаз – саклану чарасы

Яшел Үзән районында муниципаль район хисабына янгын хәбәрчеләре куела.

Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән автоном янгын җиһазларын урнаштыру буенча хәйрия акциясе быел да дәвам итә. Рөстәм Миңнехановның һәр йортта шундый хәбәрче булырга тиеш дигән өндәмәсен Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге дә яклап чыкты. ЯҮМР башлыгы Михаил Афанасьев күрсәтмәсе буенча 280 янгын сүндерү датчигы сатып алу өчен 75 мең сумнан артык акча бүленеп бирелде. Хәзер алар күп балалы гаиләләр, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, инвалидлар һәм уңышсыз гаиләләр яшәгән йортларга һәм фатирларга куела да башлады.


Шундыйларның берсе – 93 яшьлек пенсионер Һадия Таһированың фатиры. Шушы көннәрдә аның ванна бүлмәсендә электр үткәргечендә кыска ялганыш була. Хуҗабикә кер юу машинасын кабызгач, электр үткәргече түзмичә эри үк башлый. Төтеннән янгын датчигы эшләргә тотына һәм фаҗига булмый кала. Аңа ике приборны бер ел элек Казанның билгесез фирмасы хезмәткәрләре куйган. Алар бу инвалид әбидән сатуда берсе 270 сум торган ике прибор өчен 9 мең сум акча алган. Бу хәл турында ишетеп белгәч, 8нче янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре шунда ук пенсионерның өенә барып, һәр бүлмәдә яңа автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырды. Һадия Таһирова сүзләренә караганда, бу датчиклар аңа бик кирәк. «Миңа инде 93 яшь булуга карамастан, әлегә яхшы ишетәм, – ди өлкән яшьтәге ханым. – Бик сизгер йоклыйм. Шуңа күрә, әгәр берәр хәл чыкса, приборның тавышын, һичшиксез, ишетәчәкмен!»


Икенче адрес буенча күп балалы Ермаковлар гаиләсе яшәгән фатирда бәхеткә янгын чыгуга бәйле бернинди хәл дә булмаган. Ә менә фаҗига чыгуны вакытында кисәтү өчен, бу күп балалы ата-ана фатирларына датчиклар кую үтенече белән мөрәҗәгать итә. «Балалар кечкенә, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, – ди гаилә хуҗасы Владимир Ермаков. – Бу хәйрия акция се турында ишетеп белгәч, башта хатыным белән киңәшләштем. Һәм без бу янгын хәбәрчеләрен үзебездә урнаштырырга булдык. Янгын сагы хезмәткәрләренә безнең куркынычсызлык турында кайгыртканнары өчен рәхмәт!»
Ермаковлар фатирына шулай ук бушлай 5 прибор куелды.


Белгечләр фикеренчә, автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру янгынны вакытында ачыклауда иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Аларны куллануның уңай тәҗрибәсе рес публикада да, Яшел Үзәндә дә бар. Иң резонанслы очрак – Серов урамындагы шәхси торак йортларның берсендә чыккан янгын булды, ул вакытта датчикның яңгыравыклы тавышы күп балалы әнине һәм аның 9 айлык баласын коткарып кала. 2021 ел башыннан гына да, нәкъ менә шундый җиһаз ярдәмендә, Татарстанда 31 кеше гомерен саклап кала алганнар, шул исәптән 12 баланың. Бүгенге көндә бу, мөгаен, үткәрелә торган эш нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечедер.
Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев