Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көзге байлык – ярминкәдә

Яшел Үзәндә ярминкәләр башлану турында хәбәр иткән идек инде. Алар һәр шимбә көнне декабрь аена кадәр дәвам итәчәк.

Узган ялда да шәһәрнең үзәк базары иртәдән гөж килде, халык азмы-күпме булса да кышка запас туплап булмасмы дип, ярминкәгә ашыкты. Гадәттәгечә, биредә яшелчә арзанрак, аннан җирле фермерлардан алу ышанычлырак та.

– Быелгы бәяләрне узган елгы белән чагыштырып булмый инде. Елы да коры килде, аннан бөтен әйбергә бәя күтәрелеп кенә тора бит. Шулай да, Уразлы ягыннан килгән бәрәңге, кәбестә, кабак алдым әле. Иң мөһиме – әйбәт саклансын, – ди Яшел Үзәннән Фидәлия Гарипова.
Ярминкәгә Олы Якедән Тәлгать абый Гайнетдинов ел да үзе үстергән уңыш ны алып килә. Һәм аның бәрәңгесе бу атнада иң беренчеләрдән булып сатылып бетте. Бәяләре дә кулай.

– Уңыш елына күрә әйбәт булды. Бәрәңгенең килосын 25 сумнан саттык, халык кырып-себереп алып бетерде. Кәбестә – 25, кабак – 25 сумнан сатабыз. 30 сотый шәхси һәм пай җирләребез бар. Әле тагын киләчәкбез, шәһәр халкы рәхим итсен, – ди җирле фермер.
Хәзер бәрәңгенең килосы 30-40 сум тора. Җирле халык әйтүенчә, быел узган елгыга караганда ике тапкыр кыйммәтрәк. 16 сум урынына — 30-40. Әгәр элек 7-10 капчыкны берьюлы сатып алырга мөмкин булса, быел көзен ике тапкыр кимрәк алалар.

Яшел Үзәндә яшәүче Тимур Буриев Мирный базарындагы ярминкәдә менә инде дүртенче ел сата. Чуваш бәрәңгесен фермерлардан 34 сум 50 тиеннән сатып ала. Ул узган ел бәясе ике тапкыр түбәнрәк иде һәм яшелчә арзанланмаячак, ә бәя үсәчәк, дип ышандыра. «Кешеләргә төягән, бушаткан, ягулык, аренда өчен түләргә кирәк. Һәркайда да акча», – дип билгеләп үтә сатучы.

Сәүдә итүчеләр бәя ләрне без билгеләмибез диләр. Аларны фермерлар үзләре күтәрә. Үз чиратында, Яшел Үзән районы Башкарма комитетының сәүдә бүлегендә җәй коры булды, быел уңыш яхшы түгел, дип аңлаталар. Моннан тыш, ягулык бәяләре дә артты.

Бәяләр:

  • Кәбестә – 25 сум
  • Кабак – 25 сум
  • Бәрәңге – 25-40 сум
  • Суган – 25-28 сум
  • Кишер – 25-38 сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев