Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Кышкы каникуллар» башлана

Агымдагы елның 24 декабреннән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр Яшел Үзәндә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Кышкы каникуллар» дигән киң күләмле чара узачак.

2020 елның 11 аенда республика юлларында 431 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 8 бала һәлак булган һәм 459ы җәрәхәтләнгән.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авариягә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. 2020 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча, рес публика юлларында 7 пассажир бала һәлак булган.

Балалар күпләп була торган урыннарда юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшүгә бәйле рәвештә, аларны йөртү кагый дәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләрне дә игътибардан читтә калдырмаячак. Алар юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «Ата-аналар патруле» һәм «Әтиләр патруле» гражданнарның инициатив төркемнәре, шулай ук «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урыны буенча алар белән профилактик эш алып бару өчен биреләчәк.

Шулай ук, белем бирү оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев