Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Куркынычсызлык – һәр йортка: Яшел Үзәндә гадәттән тыш хәл турында хәбәр итүнең инновацион технологияләре гамәлгә кертелә

IP-домофониянең яңа системасы хәзер халыкны гадәттән тыш хәлләр турында кисәтәчәк һәм яшеренү өчен подъездларны ачачак.

Татарстанның өч торак пунктында – Яшел Үзән, Васильево бистәсендә һәм Әйшә авылында – «Таттелеком» IP-домофоннары аша экстрен хәбәр итү системасы эшли башлады. Хәзер гадәттән тыш хәл очрагында халык подъездларда кисәтү ишетәчәк, ә йортларның ишекләре тиз арада яшеренү өчен автомат рәвештә ачылачак.

Бүген Яшел Үзәннең Мичурин урамындагы 30нчы йортта яңа система тест үтте. Чарада Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Таттелеком» ГАҖ КУЭС директоры Дмитрий Ванюков катнашты.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев