Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коррупциягә каршы көрәштә берләшик

Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Соңгы елларда коррупция проблемасы иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле дәрәҗәләрендә алгы планга чыга.
Ул борынгы заманнар да ук туган социаль кат лау күренеш буларак яшә вен дәвам итә. Га ди тел белән әйткәндә, коррупция – шәхси максатларда ачык мөмкинлекләрдән файдалану дигән сүз ул. Ә аңа беренче тапкыр билгеләмә 2008 елда кабул ителгән «Коррупция гә каршы тору турында»гы Федераль законда бирелә. Анда әйтелгәнчә, коррупция – ул хезмәт урыныннан, вәкаләтләрдән явызларча файдаланып, ришвәт бирү яки алу, коммерцияле сатып алу яки вазифаи хәлдән җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, акча, кыйммәтле әйбер, башка төрле мөлкәт рәвешендә табыш алу максатында яки санап кителгән хәрәкәтләрне юридик зат исеменнән яисә аның мәнфәгатьләрендә файдалану дигән сүз.

Коррупциянең иң куркыныч формалары җинаять буларак квалификацияләнә.

Коррупциягә каршы көрәш көнендә демонстрацияләр, очрашулар, конференцияләр, семинарлар, листовкалар һәм плакатлар таратыла.
Бу уңайдан Татарстан Рес публикасы дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре әлеге көрәш чарасыннан читтә калмый. Быел Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре балалары «Без коррупция гә каршы!» рәсем күргәзмәсендә актив катнашкан.

Коррупция, ришвәтчелеккә кагылышлы сораулар булганда ТР алгоколь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына түбәндәге телефоннар аша шалтыратырга була 5-85-15, 5-86-72, 5-94-23.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев