Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корабль төзүчеләр бәйрәм итә

Горький исемендәге Яшел Үзән заводының төп мәйданында предприятиенең дистәләрчә хезмәткәре, хезмәт алдынгылары, шулай ук мактаулы кунаклары җыелды. Сәбәбе дә бик матур - 29 июньдә бөтен илдә Корабльләр төзүчеләр көнен бәйрәм итәләр.

- Хөрмәтле корабль төзүчеләр! Мин сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Кораблар төзүнең иң яхшы традицияләрен саклап калып, сез республикабыз һәм бөтен илебез үсешенә зур өлеш кертәсез. Сезгә сәламәтлек, һөнәри уңышлар һәм яңа казанышлар телим! - дип завод хезмәткәрләренә Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев мөрәҗәгать итте.



Судно төзүчеләрне бәйрәм белән котларга сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов, Горький заводы генераль директоры Александр Филиппов һәм башкалар катнашты.

Чараның кульминациясе бүләкләү тантанасы булды.
Хезмәттәге уңышлары һәм җитештерү күрсәткечләрен үтәүгә керткән өлеше өчен предприятиенең 30 хезмәткәре, 4 цех һәм "Яхшырту буенча иң яхшы тәкъдим-2021"исеменә беренче завод смотр-конкурсында 9 җиңүче билгеләнде.
Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев