Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кичәге студентлар – бүген дипломлы белгечләр!

Июль чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм кулларына диплом алган студентларның иң яраткан аедыр, мөгаен.

Чөнки инде тормышның әлеге этабындагы барлык мәшәкатьләр, ә иң мөһиме, имтиханнар артта калган һәм алга барасы максатлар билгеләнгән.

Яшел Үзәннең медицина һәм механика көллиятләрендә узган ялларда чыгарылыш кичәләре булды. Медицина өлкәсендә сайлаган һөнәрләре буенча белем алган 150 студент хәзер инде дипломлы белгеч. Араларында 41е –
кызыл дипломлы! 24е – фельдшер, 114е – шәфкать туташы һәм көллият быел беренче тапкыр 12 фармацевт чыгарды.

Шәһәребезнең Горький исемендәге мәдәният сараенда узган чарада чыгарылыш укучыларын бәйрәм белән Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, Зеленодольск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов, медицина көллияте директоры Вера Семенова котлады.
 

Яшел Үзән медицина көллияте – Татарстан Рес­п­­­­­­­убликасында иң көчлеләрнең берсе. Быел учреждение үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Кадерле чыгарылыш студентлары, сез Яшел Үзән районына, республикабызга һәм илебезгә кирәк! Сезне республиканың медицина учреждениеләрендә, шул исәптән башкалада да көтәләр. Арагыз­да, кешеләргә ярдәм итеп, сәламәтлек сак­лау системасының дәрәҗәсен үстерүгә үз өлешен кертеп, Зеленодольск үзәк район хастаханәсендә һәм республиканың башка районнарында эшләргә теләүчеләр бар. Максатларыгыз чынга ашсын! – дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.


Бюджет һәм бюджеттан тыш нигездәге барлык чыгарылыш укучыларын республиканың дәвалау учреждениеләренә, шул исәптән даруханә челтәрләренә, ашыгыч ярдәм станцияләренә эшкә урнаштырачаклар.


Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә 47 кеше калачак, калганнары Татарстан районнары үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре сафларын тулыландырачак.
Механика көллиятен быел 234 студент уңышлы тәмамап, дипломлы белгечләр булдылар. Шуларның 23е – кызыл дип­ломга лаек!

Чыгарылыш кичәсе биредә концерт белән башланып китте. Анда дәрәҗәле кунаклар, ча­кырылган артистлар һәм талантлы чыгарылыш студентлары чыгыш ясады.
Сәламләү сүзе белән ПОЗиС АҖ генераль директорының персонал һәм социаль сәясәт буенча урынбасары А. В. Коновалов һәм колледж директоры Виктор Муханов чыгыш ясады.

– Егетләр һәм кызлар, сез тырыш һәм талантлы. Сез, һичшиксез, иң яхшылары һәм алда сезне бары тик уңышлар, карьера үсеше көтә. Барыгызны да бу искиткеч көн белән котлыйм, уйлаганнарыгыз сез теләгәнчә килеп чыксын һәм ниятләнгәннәрнең барысы да тормышка ашсын, – дип котлады Виктор Семенович.


Тантанада дипломнардан тыш, чыгарылыш студентларына колледжның иҗтимагый, спорт һәм иҗади тормышында актив катнашкан өчен грамоталар да тапшырылды.


Хәерле юл! Уңышлар сезгә, кичәге студентлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев