Хәзер бөтенләй башкача исәплиячәкләр
Россиялеләргә ТКХның яңа квитанцияләре килә башлаячак
Бу өлкәдәге яңалыкны гражданнарга Хөкүмәттә хәбәр иттеләр
Россия гражданнарына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча яңа квитанцияләр турында сөйләделәр. Хәзер кулланучыларга коммуналь чыгымнар өчен түләүне бөтенләй башкача исәпләячәкләр, дип хәбәр итә PRIMPRESS.
Бу яңалыкны Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Ересько анонслады инде. Аның сүзләренә караганда, быел россиялеләргә яңа форматтагы квитанцияләр килә башлаячак. Түләүләр торак хуҗаларына дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетларына ук киләчәк.
Түрә билгеләп үткәнчә,коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә квитанцияләрнең электрон форматы кайбер төбәкләрдә хәзер дә сайлап алына. Тик, беренчедән, хәзер мондый система федераль дәрәҗәгә таралачак.Тиздән алар дәүләт хезмәтләре сайтында эшли башлаячак, бу барлык россиялеләр өчен максималь уңайлы булачак.
Шул ук вакытта кәгазь квитанцияләрдән баш тарту һәм цифрлы форматка күчү өчен, күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә үз ризалыгын бирергә кирәк булачак. Шуннан соң яңа форматта түләүләр даими килә башлаячак. Дәүләт хезмәтләреннән тыш, аларны почта аша да, шулай ук һәр аерым төбәктәге ресурс компанияләре кушымталары аша да алырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев