Күгәйдә спорт бәйрәме гөрләде
13 август көненә билгеләнгән Авыл көне һәм Спорт бәйрәмен Күгәйнең карты-яше Сабантуй бәйрәме сыман көтеп алды.
Авыл бәйрәме физкультурачылар көнен истә тотып, яңа күренешләр белән тулып, авылыбызда бер зур вакыйгага әверелде. Аңа авылда яшәүче һәрбер кеше гадәттәгечә, алдан ук зур җаваплылык белән әзерләнә башлады. Күгәйлеләр генә түгел, кайткан кунакларнын да катнашуы бәйрәмне тагы да бизәде генә дияр идем.
Күгәй мәдәният йорты каршындагы мәйданга кичке 18:00 сәгатьтә халык тиз җыелды. Бәйрәмне үзләренең матур җырлары белән кызларыбыз башласа, мәйданда төрле без яраткан уеннар - җәяү, йомырка, капчык белән йөгерү, аркан тартышулар дәвам итте. Малайлар һәм кызлар арасында велосипед белән узышу үзенә күрә бер кызык тамаша булды. Бәйрәм җыр, бию, уен- көлке белән үрелеп, бик матур барды. Казаннан кунакка кайткан кызларның заманча матур биюе, Ихсанова Алинәнең матур итеп шигырь сөйләве, Рөстәм Зиннатуллинның искиткеч моңлы җырлавы барчабызны да таң калдырды. Олылар арасында узган "Урталы" уены бәйрәмнең иң кызык өлеше булды дип уйласагыз- юк, иң кызыгы Мәдинә Минһаҗева бүләк иткән тере әтәчне куып тоту булды. Бәйрәмнең ахыры гадәттәгечә, тәмләп, җыелып чәй эчү белән тәмамланды.
Спорт чарасын уздыруга битараф булмаган кешеләр юк иде – барысы да булышты, балалардан — олы яштәгеләргә хәтле бик актив катнашты. Һәрбер ярдәм иткән, бәйрәмдә катнашкан кешегә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Зөлфия Хәйруллина.
Казан-Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев