Бу күренешне телескопсыз да күреп булачак.
Айның Марс белән максималь якынлашуы Мәскәү вакыты белән төнге 22:28 тирәсендә булачак. Марс Айдан бик ерагаячак, шуңа күрә бу күренешне күзәтү мөмкин булачак, дип сөйләгән КФУ астрономы Юрий Нефедьев. Бу мизгелдә Марс Җәүза (Игезәкләр) йолдызлыгында булачак.
Галим искә төшергәнчә, Җир кешеләренә Марс кызыл булып күренә, чөнки планета өслеген каплаган тузанда тимер оксидлары бар, алар безгә таныш булган тутны хәтерләтә.
Нет комментариев