Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда танылган җырчы Нурислам вафат

Казанда татар эстрадасы артисты Нурислам вафат булды. Бу хакта Instagram да үзенең аккаунтында язучы Айгөл Вәлиуллина-Гәрәева хәбәр итте.

«Әйткәч, Ышанмадым. Нурисламга Шалтыраттым... Трубканы ниндидер хатын-кыз алды. Ул бүген иртәнге биштә вафат булуын хәбәр итте. Аяк астында җир убылды… Югыйсә, кичә генә җыр җибәргән идем. Ватсапта укылган булып тора. Кем уйлаган! Авырган икән. Хәлен дә сорамаганмын", - дип уртаклашты ул.



Нурислам Исмәгыйлев Татарстанның Питрәч районында туган. Җырчы «Интертат» газетасына биргән интервьюсында сөйләвенчә, аның кечкенәдән музыкага сәләте булган, җырлаган, әмма әти-әнисе аңа артист һөнәрен сайларга рөхсәт итмәгән. Шуңа күрә ул педагогика институтының спорт факультетын тәмамлаган һәм 20 ел Казан ветеринария академиясенең спорт һәм физик тәрбия кафедрасында эшләгән. Җырчы карьерасын илле яшьтән соң гына башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев