Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Казанда җирле телеканалларның берсенә карата административ эш кузгатылган

«Яңа гасыр» ТРК ААҖ («ТНВ» телеканалы) карата экстремист оешмаларның нацист атрибутикасын яки символикасын пропагандалау яки иҗтимагый күрсәтү турындагы статья буенча административ эш кузгатылган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Бу хакта мәгълүмат Казанның Вахитов районы суды сайтындагы эш карточкасында бар.

Эш суд карауына 13 июльдә кергән. Статья буенча, юридик затка 10 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф билгеләнә ала.

Җирле социаль челтәрләрдә таратылган мәгълүматлар буенча, сүз телеканалның ясалма интеллект кулланып ясаган видеоматериалы турында бара. Бер чыгарылышта, кадрда виртуаль алып баручы Әминә Юнусова булганда, ЛГБТ* флагын хәтерләткән символика белән фрагмент күрсәтелгән булырга мөмкин.

Генераль директор Илшат Әминов хәлне аңлатудан баш тарткан. Эшне карау 8 августка билгеләнгән.

*ЛГБТ хәрәкәте РФ территориясендә экстремистик дип танылган һәм тыелган.

КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев