Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Кара исемлек»кә кемнәр кертеләчәк?

Белеп тор! Россиядә 25 майдан алимент буенча бурычлылар исемлеге эшли башлый.

ФССП (суд приставлары) линиясе буенча алимент түләмәүче явыз бурычлыларның махсус реестры барлыкка киләчәк. Хәзер андыйларны башкарма производство нигезендә эзләү сервисы аша табу мөмкинлеге булачак. Анда бурычлы турында төп мәгълүмат, сумманың күләме һәм башкалар чагыла. Шулай итеп, алимент буенча бурычлыларның рәсми «кара исемлеге» 2025 елның 25 маеннан эшли башлый.

Шул ук вакытта алимент тү­лә­мәүчеләр реестры суд пристав­ларының ачык белешмәләр банкының бер өлеше булачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, реестрга суд приставы тарафыннан эзләүгә игълан ителгән, административ яки җинаять җаваплылыгына тар­тыл­ган затлар кертелә. Әйтик, түбәндәге очракларда алимент түләмәгәндә:

  • 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар өчен;
  • хезмәткә сәләтсез балигъ булган балалар өчен;
  • хезмәткә сәләтсез ата-аналар өчен.

Реестрга кертелү яки аннан төшереп калдыру турында бурычлыларга тәүлек эчендә хәбәр ителәчәк. Шул ук вакытта мәгълүмат башкарма эш башкару буенча бурычны түләп бетерү йә суд приставы карары нигезендә аны туктату мизгеленә кадәр ачык булачак.

Ачык кулланылышта түбәндәге мәгълүмат урнаштырылачак:

  • бурычлының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме;
  • туу датасы һәм урыны;
  • бурыч күләме;
  • салынган чикләүләр (җаваплылык) турында белешмәләр.

Болар, һичшиксез, бурыч­лыларның җаваплылыгын арттырырга һәм алимент түләтү механизмнарын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Үз чиратында, реестр гражда­нинның бурычлары булу-булмавын тикшерергә ярдәм итәчәк, бу төрле максатлар өчен кирәк, мәсәлән, булачак ир белән хатын никахлашырга тели, әмма икенче як үз партнерыннан мәгълүматны яшерергә тели.

Шул ук вакытта бурычлы реестрда үз мәгълүматларының барлыкка килүенә суд аша шикаять бирә алмаячак, чөнки канун бозылмый. Югарыда билгеләп үтелгәнчә, монда сүз нәкъ менә пристав тарафыннан эзләүгә игълан ителгән явыз бурычлылар турында бара.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев