Каюм Насыйри исемендәге конференция чит төбәктә яшәүче милләттәшләрне дә берләштерә
Быелгы тикшеренү эшенә 483 хезмәт килгән.
Шәһәребезнең 10нчы гимназиясендә 2002 елдан бирле уздырылучы Каюм Насыйри исемендәге халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе әлеге уку йортының визит карточкаларының берсе булып тора. 2016 елдан Халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән чараның географиясе елдан-ел киңәюе аның фәнни дәрәҗәдә югары узуын дәлилли.
– Быел конференция эшендә катнашырга теләк белдергән 483 эш кабул иттек. КФУ галимнәре тикшергәннән соң, 269ы икенче турга үтте. Бөек мәгърифәтченең олуг юбилее уңаеннан ул тагын да колачлырак итеп оештырылды. Якташыбызны зурлап Пенза, Оренбург, Свердловск, Саратов, Башкортстан, Курган, Чувашия, Казан, республиканың бик күп район мәктәпләреннән сәләтле укучылар белемнәрен күрсәтергә килде. Һәм без барчагызны да каршы алырга шатбыз, – дип сәламләү сүзләрен җиткерде гимназия директоры Светлана Будько.
Милли мәгариф үсешендә һәм республика халыкларының мәдәни гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешеп, Каюм Насыйри исемендәге республика премиясенә лаек гимназия коллективы, әлбәттә, быел да сынатмады. Гимназия ишек төбеннән үк бәйрәм рухы сизелде. Ә галимнең күпкырлы хезмәтен тәфсилләп яктырткан күргәзмә килгән кунакларны әсир итми калмагандыр. Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбият укытучысы, гимназиянең К.Насыйри исемендәге музей җитәкчесе Миләүшә Нәҗметдинова сөйләгәндә тәннәр әллә нишләп куя. Гомумән, бу конференциягә Миләүшә Лотфулловнаны гына тыңларга килсәң дә була. Гаҗәеп матур аһәңле тавышы берәүне дә битараф калдырмый.
Конференциянең тагын бер уңышын, югарылыгын әйтми булдыра алмыйм: биредә катнашучыларның хезмәтен, 17 секциядә, Казан шәһәренең югары уку йорты галимнәре, күренекле шагыйрьләр бәяли.
Бөтендөнья мәдәнияте институты ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты, академик Энгель Таһиров ел да яшел үзәнлеләрне һәм килгән кунакларны үзенең ялкынлы чыгышы белән шатландыра. Зур бүләк белән килүе икеләтә сөенечле булды. Ул Миләүшә Нәҗметдинованы Татарстан Республикасында педагогик белем бирүнең милли системасын үстерүгә, яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләүгә һәм үз Ватанын ярату хисенә керткән зур өлеше, шулай ук җирдә тынычлык һәм иминлек хакына гуманизм, шәфкатьлелек, халыклар, мәдәниятләр һәм цивилизация диалоглары кыйммәтләрен тормышка ашырганы өчен диплом һәм ЮНЕСКОның алтын медале белән бүләкләде. Котлыйбыз!
– 23нче фәнни-тикшеренү конференциясенең дәрәҗәсе елдан-ел арта икән, монда, әлбәттә, мәктәп коллективы, җитәкчелекнең роле гаять зур. Иң әүвәл Миләүшә Нәҗметдинованың хезмәте әйтеп бетергесез. Һәм биредә коллегам Энгель Ризаковичның Миләүшә ханымны медаль һәм дәрәҗәле лента белән бүләкләве минем өчен дә, башкалар өчен дә зур куаныч. Һәм бу бүләк аны алга таба тагын да илһамландырыр, канатландырыр, – дип теләкләрен җиткерде ел саен конференциянең кунагы һәм жюри әгъзасы булган профессор Хатыйп Миңнегулов.
Язмамны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе секторы мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин сүзләре белән тәмамлыйм.
– Каюм Насыйри татарларга үзебезне табарга һәм танырга өйрәткән олуг шәхесләрнең берсе. Аның бу эштә ярдәме тирән хезмәтләрдән гыйбарәт. Алар арасында этнографиягә, фольклорга кагылышлы материаллар, тел белеменә, географиягә бәйле хезмәтләр һәм башка бик күп эшләре бар. «Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул» дигән сүзләрен алтын хәрефләр белән язып куярлык. Билгеле, безнең Каюм Насыйри да рәхмәт сүзләре генә ишетеп тормаган, киресенчә, агай-эне «урыс Каюм», «сукыр Каюм» дип артыннан төкеренеп калган. Әмма вакыт күрсәткәнчә, бик күп күзле бүкәннәргә караганда, безнең Каюм бабабыз үткенрәк күзле, киләчәкне күрә белүчән булып чыкты. Һәм без аның олылыгын таный алуыбыз белән бәхетле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев