Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кагыйдәләрне җәяүлеләр дә үтәми, машина йөртүчеләр дә

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 2020 елның 18 августында, гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, Ленин урамының 18 нче йорты янында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик чара үткәргән.

Алар тикшерү барышында кагыйдә бозган 5 җәяүлене ачыклаган.
Шулай ук 1 машина йөртүченең үзе белән машина йөртү таныклыгы булмаган, 1 машинаның номерлары күренмәгән һәм тагын берсе телефон аша техник чаралардан файдаланмыйча сөйләшкән.



Бу көнне инспекторлар Заикин урамына да рейдка чыккан. Монда җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләрне тикшергәннәр.
Тикшерү барышында кагыйдә бозган берничә машина йөртүче ачыкланган: әйтик, икесе куркынычсызлык каешын эләктермәгән булса, икесе җәяүлеләргә юл бирмәгән, 2 машина йөртүче тонировкаланган пыялалы автомашина белән идарә иткән, 1 машинаның дәүләт билгеләре укылмаган һәм тагын икесенең машиналарының төзексез булуы беленгән.

Әлеге машина йөртүчеләргә хәзер штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев