Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җирнең яшел үпкәләре караулы

Урманчылык мәктәбе, янгынга каршы буразналар һәм урман торгызу эшләре: Михаил Афанасьев Яшел Үзән урманчылыгында булды.

Урманчылык җитәкчесе Наил Абдуллин белән бергә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев ведомство территориясен, питомникны һәм янгынга каршы буразна ертымнарын карады.

 

– Безнең, алар үсентеләр үстерә алсын, урман белеме серләрен, табигатьне хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәнсен өчен балалар урманчылык мәктәбен булдыру планы бар, – дип билгеләп үтте Наил Зөфәр улы.

 

Район башлыгы идеяне хуплады, үсеп килүче буын белән эшләү районда өстенлекле юнәлешләрнең берсе һәм урманчылык мәктәбен генә түгел, ә яхшы тематик үзәкне булдыру табигатьне саклау юнәлешен үстерүнең яңа башлангычы булачак, дип билгеләп үтте.
Функциональ үзәкләрнең берсе – «Татарстан Республикасы урманын яклау үзәге» дәүләт урман хуҗалыгы агентлыгы филиалы. Михаил Афа насьев филиал эшчәнлеге белән танышты, коллективның эшен югары бәяләде.

 

– Монда иң яхшы белгечләр җыел ган, алар ихлас күңелдән яраткан эше белән шөгыльләнә. Мөмкин булган хәвеф-хәтәрләрне кисәтү, чәчү материалы сыйфатын тикшерү, чимал әзерләү, урманны корткычлардан саклау, яшел утыртмаларны карау – болар һәм башка бик күп нәрсәләр безнең карамакта, – диде Наил Абдуллин.

 

Быел урманчылык территория сендә 6 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды:

  • урман культураларын агротехник яктан карап тору – 132 га (100%),
  • урман культураларын тулыландыру – 30 га (100%),
  • базис урман питомнигында орлык лар чәчү – 0,57 га (143%) башкарылды.

Шулай ук 10,95 кг ылыслы токым орлыгы (4%) әзерләнгән.

Күзәтү барышында Татарстан урманнарын ут таралудан саклау өчен ясалган янгынга каршы буразна-ертымнарны карадылар. Шулай ук елына миллион ылыслы үсенте үрчетелә торган уникаль питомникта да булдылар. Быел, Җирнең үпкәләре – урман торгызу программасы буенча 6 мең гектарга агач утыртылган, киләсе елда 14 гектар чамасы урман утырту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев