Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Инфекционист вакцина сынаучыларның коронавирустан үлүен аңлатты

Инфекционист һәм медицина фәннәре докторы Николай Малышев Pfizer һәм BioNTech компанияләре ясаган вакцина сынаучыларының үлемен аңлатты. Ул мондый әйберләр белән элек тә очрашкан: кешеләр төрле авырулардан да, көтмәгәндә дә үлгән.

«Ничек кенә булмасын, шул исәптән сыналучылар төркемнәрендә дә кешеләр үлә. Кайбер авырулар тикшеренүләр вакытында барлыкка килә, һәм плацебо төркемнәре вәкилләре искәрмә түгел», — диде белгеч үз интервьюсында.

Кандидатларны тикшеренүдә катнашырга рөхсәт бирер алдыннан җитди тикшерәләр, дип өстәде эксперт. Тикшерүдән соң 2-3 көн эчендә иреклеләр сынауларга керешергә тиеш.

"Тик үлемнән беркем дә иминиятләштерелмәгән. Вакцина сыйфатының һәм нәтиҗәлелегенең моңа, кагыйдә буларак, мөнәсәбәте юк», - дип аңлатты Малышев.

Германия-Американың бергә ясаган вакцинасы сынауларында 6 кеше үлгән, өстәвенә, дүртесенә плацебо ясаганнар. Ноябрь аенда BioNTech һәм Pfizer хәбәр итүенчә, клиник сынауларның өченче стадиясе уңышлы узган. Ул 95% нәтиҗәлелек күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев