Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иминиятчене алмаштыруга тыюлар кертелә

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, гамәлдәге законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, гражданнар башка иминиятләштерүчегә күчү турында гаризаны (ул ПФРда, гарантияләү системасына кергән НПФда булырга мөмкин) карауны тыю хокукыннан файдалана алалар.

Андый очракта гражданин шәхсән үзе тапшырудан тыш, теләсә нинди ысул белән бирелгән башка гаризалар каралмаячак.
Пенсия тупланмалары хуҗасы теләгән очракта, мондый тыюны ПФРга «Тыю турында уведомление»не кире алу турында хәбәрнамә биреп бетерә ала. Пенсия тупланмаларының һәр хуҗасына әлеге хокук бирелә.

Тиешле хәбәрнамәләр гражданнар тарафыннан ПФРның клиент хезмәтенә шәхсән яки нотариаль расланган ышанычнамә нигезендә эш итүче вәкил аша тапшырыла.

Исегезгә төшерәбез, мәҗбүри пенсия иминияте турында килешү төзү өчен дәүләтнеке булмаган пенсия фонды арадашчыларны җәлеп итү тыелган. НПФлар мәҗбүри пенсия иминияте кысаларында килешү төзү һәм пенсия тупланмалары акчаларын күчерү мәсьәләләре буенча клиентлар белән турыдан-туры эшләргә тиеш.

Кертелгән үзгәрешләр гражданнарның хокукларын өстәмә рәвештә яклауга һәм аларны законсыз күчерүдән саклауга юнәлдерелгән.
Хәзерге вакытта гражданнар үзләренең пенсия тупланмалары белән идарә итүче иминиятчене (РПФ яки НПФ), инвестиция керемен югалтмыйча, биш елга бер тапкыр алыштыра ала. Күчерү турында гаризаны Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яки нотариаль расланган ышанычнамә нигезендә эш итүче вәкил аша яки дәүләт хезмәтләре порталында көчәйтелгән квалификацияле имза кулланып, шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Әгәр бу вакытыннан алда булса, алдагы күчүдән яки соңгы биш еллык фиксациядән соң туп ланган керем югала.

Сезнең пенсия тупланмаларын кем иминиятләүче булуын дәүләт хезмәтләре порталында яки РПФ сайтында белергә мөмкин. Шунда ук шәхси счетның торышы турында өземтәгә заказ бирергә була. Анда туп ланмалар белән кем ида рә итүе дә, шулай ук инвес ти цияләүдән кергән табыш суммасы да күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев