Илсөя Садыйкова: «Рус телендә языгызчы!»
Кайвакыт шундый смс-хәбәрләр алам да, уйланып калам: телефоныма тәрҗемә итә торган кушымта тоташтырмаскамы икән?
Рус телендәге хәбәр урынына миңа символлар җыелмасы җибәргәннәр сыман, ә аны суперкомпьютер гына шифрлый ала. Бу иероглифлар гына түгел, бу чын сәнгать!
Югарыда дустым алган хәбәрне мисал итеп китерәм, ничек сезгә? "Пиши Блок" аеруча тәэсирләндерде мине.
Ә бәлки алар шифрлы рус телендә аралашадыр? Карагыз әле, смс язганда яңа телне өйрәнергә теләмәгәнемне ничек аңлатырга икән? Зинһар, безне мыскыл итү максаты белән уйлап чыгарылган ниндидер "смс телендә" түгел, рус телендә языгызчы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев