Ике нәни кыз һәм аларның әбисе янгында һәлак булган
Фаҗига 25 гыйнварда күп катлы йорттагы фатирда була. Икенче каттагы фатирда күп балалы гаилә яши. Шунда ут чыга.
Волгоградта фатирда янгында әби, аның 3 яшьлек ике оныгы һәлак булган, тагын бер сабый хастаханәдә авыр хәлдә ята.
Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 3 кеше үлеме турында җинаять эше ачылган.
Якынча версия буенча, янгын балалар бүлмәсендә башлана. Балалар нәрсәгә һәм ничек ут төрткәнен экспертлар ачыклаячак, диелә хәбәрдә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, фатир дөрләп яна инде. Өйдән 5 яшьлек малайны гына исән килеш алып чыга алалар, аны бик авыр хәлдә хастаханәгә илтәләр. Бала төтен исен күп сулаган.
Малайның 3 яшьлек ике сеңлесе, балаларны карап торучы әбиләре һәлак була, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев