1–4 октябрьдә Буада 2014–2015 елларда туган балалар арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.
Иҗат үзәге һәм 2 нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләреннән төзелгән Яшел Үзән җыелма командасы өченче урынны яулады. Команданы тренерлар Константин Угаров һәм Ярослав Семёнов әзерләде.
Турнир дәвамында яшь спортчылар чын характер, бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Яшел Үзән командасы уенчысы Вадим Поляков аеруча игътибарга лаек булды — ул чемпионатның символик җыелма командасына керде һәм турнирның иң яхшы, көчле форварды дип танылды.
Спортчыларны һәм тренерларны лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!
Нет комментариев