Яшел үзәнлеләр бәхетенә хыялын үзгәрткән травматолог
Балачакта Кирилл Толкачев табиб булырга хыялланмаган. Бөтенләй. Аны бертуктаусыз шәһәрләр, йөзләр, пейзажлар үзгәреп торган юллар үзенә тарткан. Летчик әтисе дә: «Өйдә утырма», – дип, утка май өсти. Һәм малай моны күңеленә сеңдереп калдыра. Әмма тормыш башкача хәл итә.
Бүген Кирилл Олегович – Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе травматологы. Һәм инде тугызынчы ел монда кала бирә. Башта, хәтта, шәһәрдә озаклап торырга планлаштырмаган да.
– Барысы да ничектер очраклы хәл ителде, – дип искә ала ул. – Бервакыт остазым белән сөйләшеп торганда, ул: «Яшел Үзәндә үзеңне сынап, эшләп кара», – диде. Мин сынап карадым һәм калдым.
Кайвакыт язмыш чыннан да, бөтенләй башка якка тыныч кына, сиздерми генә үзгәрә. Пафоссыз. Нибары бер сөйләшү аша.
«Һөнәр кырысрак. Әмма, йөрәк аша үтә»
Аның медицинага юлы, шулай ук, туры гына түгел. Алдан Белгородта уку, шуннан соң Казан – башта хирургия, аннары травматология. Әмма сайлану дөрес юлга китерә.
– Бу шундый «мужиклар» һөнәре, – ди табиб, артык романтикасыз гына. – Тупасрак, кырысрак, ләкин рухи, йөрәк аша уза торган.
Аның сүзләрендә кылану юк. Бу әйберләрне үз исемнәре белән атау гадәтедер, мөгаен. Кечкенәдән үк аны кул эшләренә: кисәргә, ышкыларга, хуҗалыкта көндәлек хезмәтне башкарырга өйрәтәләр. Артык күп сөйләшеп тормый гына. Эшләргә кирәк, бетте-китте. Һәм бу «чын хезмәт» тойгысын ул медицинага да үзе белән алып килгән.
Көненә 70 кеше. Һәм һәркемнең үз сызлануы
Җәй көне тәүлегенә 65-70 кеше кабул ителә. Чынбарлыкка туры килми торган сан кебек яңгырый. Ләкин бу – имгәнүләр, сынулар, егылулар белән тулы гади эш сменасы. Һәркемнең – үз тарихы, үз куркуы, үз авыртуы. Һәм бу ташкында иң мөһим нәрсәне югалту бик җиңел. Чөнки смена саен шуның кадәр авырту-сызлануларга күнеп, күңел катырга һәм битарафлыкка әйләнергә мөмкин.
– Иң мөһиме – кеше булып калу, – ди Кирилл Олегович. – Яңгыравыклы сүзләр кирәкми. Бары тик кешечә мөнәсәбәт кирәк.
Ул «ярату кирәк» димәде. Аның өчен бу артык пафослы сөйләм. Ләкин бу тыйнаклыкта – төчеләнеп аңлатуга караганда, дөреслек күбрәк.
Кышын кайчан егылу йомшак
Травматологның һава торышына үз карашы һәм ул гадәттәгедән аерыла.
– Кар никадәр күбрәк – шуның кадәр яхшырак, – дип, көтелмәгәнчә аңлата табиб. – Кешеләр йомшакка егыла.
Ә менә боз... бусы инде бөтенләй башка нәрсә. Аяк асты тоташ шугалактан торган «елак» кыш иң авыр имгәнүләргә китерә. Егылу – каты, нәтиҗәсе – җитди.
Һәм тагын бер мәсьәлә бар
– Йорт түбәләрен чистарта башлау белән – пациентлар саны арта, – ди ул. – Егылалар. Кабыргалар, умыртка баганасы... Иминлек таләпләрен үтәмичә эшлиләр.
Менә шундый сезонлы статистика. Бизәү-буяуларсыз. Һәм менә бу урында табиб аеруча җитдиләнә. Чөнки шаярту урынсыз.
– Әгәр дә егылгансыз икән – уйлап тормагыз. Чынлап. Шунда ук хастаханәгә мөрәҗәгать итегез, – ди ул. – Бигрәк тә сүз балалар турында барганда. Хөрмәтле әниләр, шунда ук безгә йөгерегез. Аннары соң булуы бар.
Шуннан, әлегә кадәр бик җитди сөйләшеп торган әңгәмәдәшем кинәт елмаеп җибәреп, беренче карашка көлке булып тоелырлык киңәш бирде:
– Бозлавыкта пингвин кебек йөрегез. Мин үзем шулай йөрим – егылмаска ярдәм итә. Сәер күренсәгез күренерсез, аның каравы имгәнүләрсез.
Һәм, беләсезме... бу мизгелдә үземнән дә өстисем килә
Күптән түгел, хезмәттәшем автобустан чыкканда абыныпмы, егылып, тезен имгәткән. Авыртуга түзәрлек булгач, «үтәр әле» дип уйлаган. Шулай йөргән. Бер көн, ике... Эшкә кадәр чакрымнар, мәшәкатьләр, йөрүләр, хезмәт – гадәттәгечә. Ә аннары аягы, йөреп булмаслык хәлгә җитеп, шешеп чыккан. Травматологка мөрәҗәгать иттек. Башта сыеклык суырттылар, аннары – гипс. Хәзер сүз инде җитди операция турында бара.
Мондый аяныч нәтиҗәгә китергән сәбәп гади: «үзе бетәр әле». Кайвакытта иң куркынычы аяк астындагы боз түгел, ә үзебезнең гамьсезлек.
Китәсе – күңеллерәк
Шулай да, юлларга ашкыну әңгәмәдәшемнең күңел түрендә калган.
– Кайтуга караганда, китәсе күңеллерәк, – ди Кирилл.
Китүдә – ирек, билгесезлек, яңа кичерешләр. Кайтуда – гадәт. Әмма нюанс бар. Ул барыбер кире кайта. Үзенең кабинетына, пациентлары янына. Кайчандыр, «сынап карау өчен» генә сайланган шәһәренә.
Юл һәм сайлау арасында Тормыш кайвакыт гади сайлау алдына куя: алга барыргамы яки калыргамы. Ул кала. «Шулай килеп чыкты» дип түгел. Чөнки, ул монда кирәк. Һәм, мөгаен, чын терәк ноктасы нәкъ менә шулдыр да. Юл турындагы хыялларда түгел, ә син аякка басарга ярдәм иткән кешеләрдә. Көн саен. Артык сүзләрсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев