Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә А.Ларьков исемендәге чаңгычы-узышчылар әзерләү буенча мәктәп-интернат тәкъдир ителде

Яшел Үзәндәге Ларьковның чаңгы академиясенә барлыгы ярты миллиард сумнан артык акча тотылачак.

– Финанслау чыганак­ларын билгелисе калды. Беренче чиратта без чаңгы-роллер трассасы ясаячакбыз, алга таба кунакханә белән шөгыльләнәчәкбез, – дип шәрехләде ТР чаңгы узышлары федерациясе башлыгы Илшат Фәрдиев.

Узган шимбәдә «Маяк» спорт комплексы базасында Россиянең атказанган спорт мастеры Анд­рей Ларьков исемендәге чаңгычы-узышчылар әзерләү буенча мәктәп-интернат тәкъдир ителде. Бу вакыйга уңаеннан Яшел Үзәнгә ТР Спорт министры Владимир Леонов, республиканың чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, чаңгы узышлары буенча олимпия чемпионы Вероника Степанова килде, кунакларны Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды.

– Бу, элек әйтелгәнчә, мәктәп яки академия булырмы, билгеле түгел. Әмма зур чаңгы проектына старт бирелде! – дип шәрехли район башлыгы. – Әлеге яңа структура базасында Россия җыелма командасы әгъзаларын үстерәчәкләр (бурыч нәкъ менә шундый), бу максатлар өчен киләчәктә яңа чаңгы-роллер трассасы төзеләчәк. Интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр «Маяк» кунакханәсендә яшәячәк.

Беренче җыелмага Пермь төбәге, Марий Эл, Башкортстан һәм Удмуртия спортчылары керде. Кызганыч, алар арасында яшел үзәнлеләр юк. Тик бу әлегә генә. Аларны танылган Яшел Үзән белгечләре, ирле-хатынлы Татьяна һәм Анатолий Романовлар өйрәтәчәк. Алга таба тренерлар составын, карьерасын тәмамлаучы танылган чаңгычылар хисабына, киңәйтү күздә тотыла. «Маяк»та чемпионнар үсеше өчен бөтен шартлар да бар, кунакларга күрсәткән яңа спорт-тернәкләндерү үзәге бик урынлы булачак. Якты бассейннан тыш, тернәкләндерү үзәгендә спортчыларның авыруларын профилактикалау өчен заманча җиһазлар урнаштырылган кабинетлар бар.

Исегезгә төшерәм, объект «Маяк» лагере базасында төзелгән. Беренче этапта аңа 230 млн сум акча тотылган –
бу суммага торгызу комплексы булдырылган. Әмма эшләрне тулысынча төгәлләү өчен тагын 350 миллион кирәк.

Чара барышында ра­йон башлыгы Михаил Афанасьев Илшат Фәрдиевка «ЗМР алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырды, ә яшь спортчылар олимпия чемпионы Вероника Степанова белән сэл­фи ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев