Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре хәрби операция зонасындагы хезмәттәшләренә гуманитар ярдәм җибәрде

Павел Свиридов - элек хәрби табиб, безнең Әйшә амбулаториясен җитәкләгән, беренче көннән алып соңгы көнгә кадәр ковид госпиталендә дәвалаучы табиб булган.

2022 елның көзеннән Павел Александрович хәрби госпитальне җитәкли. Үз учреждениесе өчен ул хезмәттәшләреннән ярдәм сорый.

Безгә җибәрелгән исемлектәге даруларны сатып алу өчен, үзәк район хастаханәсендә акча җыю игълан ителде. Акциядә катнашу - ирекле. Һәм 200 мең сумнан артык акча җыйдык! Дарулар гына түгел, азык-төлек: тәм-томнар, тәмәкеләр дә сатып ала алдык.

Игелекле йөрәкләре өчен табибларга, урта һәм кече медицина хезмәткәрләренә, идарә хезмәткәрләренә һәм техник блокка рәхмәт! Даруханәләр челтәренә кирәкле препаратларны җыюда һәм тартмаларны комплектлауда ярдәм иткәне өчен рәхмәт. Алар 40тан артык!

Казан волонтерлары Павел Александровичка, аның хезмәттәшләренә һәм пациентларына Зеленодольскидан медицина гуманитар йөген илтү өчен юлга чыкты.

Аларга хәерле юл!

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев