Яшел Үзән районындагы янгында хатын-кыз һәлак булган
Яшәеш

Яшел Үзән районындагы янгында хатын-кыз һәлак булган

Васильево бистәсенең Стахановская урамы буенча урнашкан ун катлы торак йортның беренче катындагы бер бүлмәле фатирында матрас янган.

Янгын мәйданы 2 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгынны сүндерү вакытында янгын сүндерү хезмәткәрләре биредә 1971 елда туган хатын-кызның мәетен тапкан.

Беренчел мәгълүмат буенча фаҗига сәбәбе — тәмәке тартканда саксызлык.

Россия ГТХМның Татарстан буенча Баш идарәсе тагын бер кат искәртә:

  • торак биналарда, бигрәк тә арыган хәлдә яки алкоголь тәэсирендә тәмәке тартуны бөтенләй тыегыз;
  • караватта яки йомшак мебельдә утырып тәмәке тартмагыз — бу янгын куркынычын берничә тапкыр арттыра;
  • бары тик янучан булмаган материаллардан эшләнгән тотрыклы көл савытларын гына кулланыгыз, аларны күзәтүсез калдырмагыз;
  • тәмәке төпчеген ташлаганчы, аның тулысынча сүнгән булуына инаныгыз.

ГУ МЧС России по Республике Татарстан


Нет комментариев