Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында өч авыл җирлеге башлыгы сайланды

Васильево, Осиново һәм Зур Ключида депутатлар сессияләре узды, анда тавыш бирү барышында җирлекләрнең яңа башлыклары сайланды.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Татарстанның иң эре торак пунктлары сессияләрендә катнашты. Васильево бистәсендә Вячеслав Матвеев башлык итеп сайланды, Осиновода Юрий Харинкин.

- Территорияләр җиңел түгел, монда башкарасы эшләр күп. Без үсешкә юнәлеш алдык. Җитәкчеләрнең лаеклы тәҗрибәсе, эшләргә һәм иҗат итәргә зур теләге бар. Депутатлар бертавыштан кандидатураларны хуплады, - дип аңлатма бирде Афанасьев.

Зур Ключида элек башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән Ирина Шәрифҗанова билгеләнде.


Моннан тыш, Осиново башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Марат Мирзаханов билгеләнде. 2018 елдан ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Хуҗалык идарәсе директоры урынбасары вазифасын башкара.


Васильево бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын Анастасия Григорьева башкарачак. Муниципаль хезмәттә аның стажы 20 ел тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев