Җиңү көнен Яшел Үзәндә күпме кеше бәйрәм иткән?
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Яшел Үзәндә бик күп тантаналы чаралар узды.
Бәйрәм кысаларында яшел үзәнлеләр Мәңгелек утка чәчәкләр салды, Үлемсез полк маршында катнашты. Яшел үзәнлеләр сугышта катнашкан туганнарының портретлары белән шәһәр урамнарын узды, авыл халкы да торак пунктның иң матур урамнарын әйләнде. Үлемсез полк маршында 31000 катнашты.
9 майда шулай ук Яшел Үзән районында төрле ярышлар, концертлар, акцияләр дә уздырылды. Бәйрәмдә барлыгы 55 420 кеше катнашты, шәһәрдә – 49850, ә районда 5570.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев