Гыйнвар аенда кая су коенып була?
Христиан динен тотучыларның олы бәйрәме - крещение якынлаша. Ул 19 гыйнвар көненә туры килә.
Гадәттә крещение салкыннары булырга тиеш булса да, көннәр әлегә гаҗәпләнерлек җылы тора. Әмма барыбер кыш үзенекен итәр итүен. Бу бәйрәмдә христианнар, кыш уртасы дип тормый, йола үтәп, суда коенып чыгарга омтыла.
Яшел Үзән районында ел саен бу бәйрәмгә сулыклар алдан әзерләнеп, саклык чаралары күрелә. Быел районда 6 урында рәсми рәвештә бәкеләр ачыла һәм махсус җиһазлана. Алар Зөя утравында, Раифа монастыре янында, Ильинка күлендә, Осиновода һәм Васильевода булачак. Быел шәһәрдә "Авангард" стадионында да коенып чыгар өчен махсус купель куярга җыеналар. Димәк, йола үтәүчеләргә ерак китәргә дә туры килмәс.
Шулай итеп, христианнарга 19ында чиркәүләрдә иртәнге службалар узуга коенырга мөмкинлек биреләчәк. Коену урыннары Раифада - өч, Ильинкада ике көн дәвамында эшләячәк. Әлбәттә, бәйрәм көннәрендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре әлеге сулыкларны игътибар үзәгендә тотып, көне-төне кизү торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев