Гаризасыз да түлиләр
Пенсия фонды 7 яшькә кадәрге һәм 7 яше тулган балалар тәрбияләүче гаиләләргә 5 мең сум түли.
Президент Указы нигезендә, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка, опекуннарына һәм попечительләренә бер тапкыр бирелә торган түләүне гариза бирмичә күчерәчәк, ул гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә.
Яңа түләүне 2020 елның 17 декабренә әле 8 яше тулмаган балалары булган барлык гаиләләр алачак.
Яңа түләүнең үзенчәлеге шунда: ул "социаль казначылык" принцибы буенча түләнәчәк: аның артыннан беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фонды акчаны яз һәм җәй айларында балалар өчен түләү турындагы кабул ителгән карар нигезендә рәсмиләштерәчәк һәм күчерәчәк. Шулай итеп, быел 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган ата-аналарга, уллыкка алучыларга һәм опекуннарга өстәмә түләү декабрьдә автомат рәвештә биреләчәк, яңа гариза бирергә кирәкми.
Гаиләдә бала 1 июльдән соң туган очракта гына гариза кирәк булачак. Бу очракта ата-аналарга гаризада акча күчереләчәк банк счетының реквизитларын күрсәтергә кирәк. Моның өчен өч айдан артык вакыт бар – тиешле гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Гариза, шулай ук, әгәр ата-аналарның инде балалары өчен түләүләр алган, банк счеты ябылган булса, кирәк булачак.
Түләү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта яки Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә бирергә мөмкин.
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләүләр турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның июль аенда Пенсия фонды 16 яшькә кадәрге балалар өчен шундый ук бер тапкыр бирелә торган түләү биргән иде инде. Ул тулысынча автомат рәвештә рәсмиләштерелде, ана-аналар катнашыннан башка башкарылган кыска гына вакыт эчендә зур масштабта күрсәтелгән беренче актив чара булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев