Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанда чуалышларда һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Казахстан Парламенты Сенаты Рәисе Маулен Ашимбаевка һәм Казахстан Парламентының Мәҗлесе Рәисе Нурлан Нигъмәтуллинга телеграмма юллады.

«Тугандаш Казахстаннан килгән яңалыкларны зур үкенеч белән күзәтәбез, анда кораллы бәрелешләр нәтиҗәсендә РФ Оборона министрлыгы хәрби хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, тыныч гражданнар һәлак була. Сәяси хәлнең оператив тотрыклануына өметләнәбез. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының көчле булуын, зыян күрүчеләрнең тизрәк сәламәтләнүен телибез. Казахстанда яшәүчеләргә тынычлык телибез», - диелгән телеграммада.



Казахстанда 10 гыйнварда республикада тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә һәлак булганнар буенча гомуммилли матәм игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев