Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле

1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак, 2 апрель (шимбә) – уразаның беренче көне. 30 апрельдә – соңгы тәравих намазы, 1 майда (якшәмбе) – уразаның соңгы көне, 2 майда – Ураза бәйрәме.

Нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәре дә билгеле. Дин әһелләре зәкят түләү өчен нисабны 620 000 сум күләмендә билгеләгән (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 58 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 150 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Тәравих намазы барлык мәчетләрдә 20 рәкәгать итеп укыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев